28 февраль 2017 яңалыклары
-
Һава торышы начараю сәбәпле гражданнарга ерак юлга чыгудан баш тартырга киңәш ителә
Машина йөртүчеләргә юлда узышу, алда барган автомобильне куу кебек маневрлар белән сак булырга кирәк. Һава торышы начараю сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны ерак юлга чыкмаска, шәхси автотранстпорт кулланмаска киңәш итә. Шулай ук озаклап ачык һавада йөрү һәм табигатьтә ял итүдән тыелып тору хәерле....
-
Бөгелмәнең ЗАГС бүлегендә быелның 200 нче баласы теркәлгән
Февральнең соңгы көнендә ЗАГС хезмәткәрләре бу елда туган 200 нче баланы теркәгән. Әмир исемле малай Бөгелмә бала табу йортында 3600 грамм авырлыкта һәм 54 сантиметр озынлыкта туган. Парвин һәм Назлыханым гаиләсендә бу - икенче бала. "Әлеге гаиләгә бәхет, сәламәтлек телибез. Ә иртәгә яз, дуслар! Җырлыйбыз, яшәрәбез һәм шатланабыз!", - дип...
-
Аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайта
Февральнең өченче декадасына хас аномаль җылы температура Татарстанга яңадан кайтачак. Ягъни 27февральдән 8 мартка кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсенең һава торышын фаразлау бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.Бүген 28 февраль көнне юеш кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан уртача җил,...
-
“Энҗе бөртекләрен” барлыйбыз
Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, бу хәбәр - сезнең өчен. "Бөгелмә авазы" газетасы традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе игълан итә. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый пространстволар елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала....
-
Күрше шәһәрдә авария. Үлүче бар
Әлмәтнең Бигәш күперендә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Фаразларга караганда, 14 ле машинасы руле артындагы ирнең йөрәге тота һәм автомашина Газельгә килеп бәрелә. Социаль челтәрдәге язмаларга караганда, җиңел машина шоферы үлгән. almet-rt.ru
-
Юл һәлакәтендә хатын-кыз үлгән
Чираттагы юл-транспорт һәлакате кичә Мәскәү-Уфа трассасының Балык Бистәсе районындагы урынында теркәлә. 57 яшьлек «Тойота-Королла» автомобиле шоферы каршы як полосага чыга һәм «Мерседес-Бенц Аксор» белән бәрелешә. Авария аянычлы тәмамлана - «Тойота»да утырган 47 яшьлек ханым һәлак була. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Шоферны шифаханәгә озаталар.
-
Заводта хатын-кызны таптатып үтергәннәр
"КАМАЗ" ААҖнең двигательләр заводында була бу фаҗига. Погрузчик руле артындагы 54 яшьлек хатын-кыз складта эшләүче 53 яшьлек ханымны таптата. Зыян күрүчене шифаханәгә озаталар. Әмма ул аңына килә алмыйча да 7 сәгатьтән соң үлә. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.
-
День защитника Отечества предложили перенести на август
В Госдуме предложили перенести День защитника Отечества на 29 августа. Об этом сообщает RT со ссылкой на автора инициативы, депутата от ЛДПР Ивана Сухарева. Он утверждает, что нынешний праздник достался стране в наследство от Льва Троцкого и не является национальным, в отличие от празднования Дня памяти русского воинства, установленного 29...
-
Бөгелмәдә бәйрәм бүләкләре тапшырылды
23 февраль… Бу бәйрәмне инде 99 ел билгеләп үтәбез. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде ул Ватанны...
-
Бәйгедә тавыш бирүче җанатарлар һәм конкурсантлар игътибарына!!!
Хөрмәтле "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары, җанатарлар, кичә сайтта да, конкурсантларның үзләренә дә сайтта программа ярдәмендә тавыш бирү катгый тыела дигән кисәтү ясалды. Тәртип бозучыларның беренчесе безнең сүзгә колак салмады, икенчесе "Кемдер әллә яхшылык теләп, әллә начарлык теләп минем өчен утыра", - дип аптырап язды һәм үзен конкурстан төшереп...
-
Татарстанда тагын бер яшь егетне пычак белән кадаганнар
22 февральдә төнге сәгать унберенчедә Казанда Чуйков урамында 22 яшьлек егеткә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр итте. Яшь ир-ат берничә пычак ярасы, баш җәрәхәте алган һәм госпитализацияләнгән. Шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, егетнең хәле уртача...
-
“Бөгелмә авазы” газетасының күптән түгел лаеклы ялга киткән хезмәткәре Әлфия Мостафина “Ел журналисты – 2016” исеменә лаек булды
"Бөгелмә" эшлеклеләр клубы быел үзенең тәүге утырышын уздырды. Җыелуның сәбәбе, әлбәттә узган елга нәтиҗә ясау һәм быелга планнар билгеләү. Искәртеп үтәбез, 2015 елда ТР Бөгелмә территориаль журналистлар Союзы оешмасы һәм "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы иң яхшы журналистларны ачыклау өчен яңа премия булдырган иде. Алар аны алга таба да дәвам иттерергә ниятләп,...
-
Бөгелмә укучылары “Бердәм диктант – 2017” дип аталган грамоталы язу дәресендә катнаштылар
25 февраль көнне шәһәр һәм район мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары, Халыкара туган тел көнен үткәрү кысаларында, "Бердәм диктант - 2017" дип аталган грамоталы язу дәресендә катнаштылар. Бу чарадан безнең 3 нче мәктәп тә читтә калмады. Туган тел турында тәкъдим ителгән текстның эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган, аңлаешлы,...
-
Элвин Грей яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште
«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...