27 декабрь 2016 яңалыклары
-
Без булмасак, кем? Хәзер булмаса, кайчан?
27 декабрь безнең илдә коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу - һәркемгә кагыла торган көн, чөнки табигый казалар, янгыннар, һәлакәтләр һәм катастрофалар вакытында, төрле авыр ситуацияләрдә кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм шәхесләрнең мәнфәгатен яклау, җәмгыятьне һәм территорияләрне саклау - Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, табигый казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы сафларында...
-
"Татфондбанк"ны коткарачаклар
Үзәк Банк "Татфондбанк"ның эшчәнлеген җайлау максатында федераль банклар белән сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗәдә, Татарстан банкларына ярдәм йөзеннән 120 миллиард сум акча бүленеп бирелергә мөмкин, дип хәбәр итә "Ведомости» газетасы. Акчалар кайсы банкларга, ничек бүленәчәге ел азагына кадәр билгеле булачак, ди. Татфондбанкка ярдәм итәргә әзер санатор күптән эзләнә. Кандидатлар арасында Альфа-...
-
Татарстанда 83 яшьлек әби үзенә ут төрткән
Юыну бүлмәсенә кереп, әби өстендәге киемнәренә һәм кәгазьләргә ут төрткән, дип яза almet-rt.ru. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче әби 70% тәне пешеп үлә. Балалары әбинең күп тапкырлар яшисе килмәве хакында сөйләнеп йөрүен әйтә. Күрәсең ике тапкыр инсульт кичергән әби яшәүдән туйган булган.