25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Төнлә торып ашау гадәте үлемгә китергән
51 яшьлек хатынның карлыккан тавышын һәм ютәлләвен ишеткән туганнары торып ярдәмгә ашыкканда төнге бер булган. Әлеге хәл Омск өлкәсендә була. Төнлә уянып ашарга чыккан хатын нилектәндер ютәлли-ютәлли аңын югалта. Тавышка уянган туганнары ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар, табиблар бик тиз килеп, хастаханәгә алып китсәләр дә коткарып кала алмыйлар. Башта хатынны бутерброд...
-
Машина янган
23 ноябрь көнне иртәнге сәгать 4 тулганда, Бөгелмәнең Сельхозтехника урамында юл-транспорт вакыйгасы була: "Тойота" автомобиленә ут каба. Утны сүндерүдә 9 кеше, 3 берәмлек техника катнаша (шулардан 4 кеше һәм 1 техника - гадәттән тыш хәлләр бүлегенеке). Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Эчке эшләр хезмәте майоры Юрий Хребет каза килеп чыгуның сәбәбе...
-
Баш казый – Бөгелмәдә
Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте баш казые, Ислам темасына язылган популяр китаплар авторы, 4 тапкыр хаҗ сәфәрендә булган вәгазь остасы Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чакыруы белән Бөгелмәгә килде һәм Татар мәдәния үзәгендә бөгелмәлеләр белән очрашты. Баш казыйның безнең шәһәргә килүе беренче тапкыр гына түгел,...
-
"Шимбә күчтәнәче" конкурсында катнашырга онытма!
Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа бүләккә популяр язучы Гүзәл Галләмованың "Ялгыз көймә" китабы. Әлеге китап газета редакциясендә сатуда да бар, аның бәясе -...
-
Эдуард Гафиятуллин: “Яратырга кирәк – сәхнәне, сәхнәдә басып торган шушы мизгелне, тамашачыны...”
Бик күп бөгелмәлеләрнең кумиры, шәһәребезнең моңлы сандугачы Эдуард Гафиятуллинны концерт репетициясе вакытында биш кенә минутка дип "урларга" насыйп булды. Шул биш минутны тагын бишкә тапкырлап, биш сорау белән мөрәҗәгать иттек Эдуардка. - Эдуард, сине тамашачыларың моңлы сандугачка тинли. Моң ул моң инде, дип әйтте ди берәү, ә шулай да нәрсә...
-
Кичә балконда бер ай элек үлгән ир-ат гәүдәсе тапканнар
Судмедэкспертиза Яр Чаллының 17 нче комплексындагы йорт балконында табылган ир-атның айдан артык элек үлгән булуын әйткән. Гәүдәне үлүченең кыз туганы тапкан. Ир-ат башына ау мылтыгыннан атып, үз-үзенә кул салган. Мылтык йөртергә рөхсәтне ул 2015 елда алган булган. Гәүдә янында кыз туганының телефон номеры күрсәтелгән кәгазь дә булган. Беркайда да эшләмәүче...
-
Көчле җил сигез гаиләне түбәсез калдырган
Әбҗәлил район үзәгендәге көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, биш машинага зыян килгән. Башкортстандагы Әбҗәлил район үзәгендә көчле җил чыгу нәтиҗәсендә көллият тулай торагының түбәсе каерылып төшеп, бишләп машинага зыян салган. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә. Секундына 20 метр тизлек белән искән җил түбәне каерып алып, янәшәдәге «Газель» һәм...
-
Дымлы салфеткаларны дөрес сайлагыз!
Бүген күпләр дымлы салфеткалардан башка яши алмый. Алар бик җайлы. Кул юарга мөмкинлек булмаганда, юлда бик кирәк. Аларның төрлесе була. Әйдәгез, дөрес сайларга өйрәнәбез. Иң башта аларның савытына игътибар итегез, анда дерматологик контроль үтелү хакында язылган булырга тиеш. Кайчан чыкканы һәм саклану вакыты турында да мәгълүматка игътибар итегез. Салфеткаларның савыты...