25 февраль 2018 яңалыклары
-
Машинага дигән акчаны тычканнар ашаган
Акчаң булу белән мени ул, җәмәгать, аны ышанычлы урында саклый белергә дә кирәк. Ставрополь краенда яшәүче яшь гаиләнең бу җәһәттән тәҗрибәсе булмагандыр инде, алар 200 мең сум акчаны гараж киштәсендә саклап, харап иткәннәр - акчаны тычканнар кимергән. "Акчабызны сакларга банкка илтмәвебезгә бик үкенәм," - дигән яшь хуҗабикә Вера еларга җитешеп....
-
Баш авыртканнан дәва
* Баш авыртканда, алма серкәсе дә ярдәмче була ала. Бертигез өлештә алынган суны һәм алма серкәсен әкрен утта кайнатып чыгарырга. Пар күтәрелә башлагач, башны шул савытка иеп, парны суларга. Мондый пар ваннасы, гадәттә, дару сәдәпләреннән дә нәтиҗәлерәк була. * Кәбестә яфракларын чигәгә, баш артына, маңгайга «ябыштырып» кую да баш авыртканда...
-
Россия хоккейчылары Олимпиадада алтын медаль яулады
Россиянең хоккей буенча җыелма командасы овертаймда 4:3 белән җиңеп, Олимпиадада алтын медаль яулады. Бүген россиялеләр Германия командасы белән уйнады. Уен тәмамланырга дүрт минут кала Германия җыелма командасы алга чыкты - алканы Йонас Мюллер кертте. Ләкин уңыш россиялеләр ягында иде. Россиягә җиңүне Кирилл Капризовның алкасы алып килде. http://www.tatar-inform.ru/news/2018/02/25/599372/
-
Ипотекада дәүләт ярдәме
Билгеле булуынча, 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ипотека процентларын субсидияләү буенча дәүләт программасы эшли башлады. Узган елларда ипотека кредиты алгач икенче балалары туган парларга да кредит процентларын яңадан карау мөмкинлеге булдырылды. Әлеге гаиләләр ипотека кредитының бары 6 процентын гына түләячәк . Калган өлешен дәүләт...
-
"Буш ботлары" кире кайтачак
Авыл хуҗалыгы буенча федераль күзәтчелек хезмәте Русиягә АКШ һәм Канададан тере кош, инкубацион йомырка, кош ите һәм башка кошчылык продукциясе кертүгә булган вакытлыча тыюларны бетерде. Авыл хуҗалыгы буенча федераль күзәтчелек хезмәте, шулай ук, Канададан кертелгән тере кошны, шулай ук АКШтан кертелгән тере кош, йомырка һәм кошчылык продукциясен Русиядә таратуга булган...