24 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалы?
Кыш көне безнең организмга витаминнар җитми. Шул сәбәпле, иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалы соң?
-
Ихласлык ислам юлдашымы?
Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.
-
Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!”
Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.
-
Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша
Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.
-
Габделганиев интернет-сәүдәнең Кытай тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте
Татарстанның 12 меңнән артык компаниясенең маркетплейслар аша сәүдә потенциалы югары.
-
Татар халык театрының юбилей елы
20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...
-
Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (25-31 гыйнвар)
Бу чор күпләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булачак, яңа танышлыклар булдыру теләге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар – ай тулган көн. Перспективалар ачылачак, әһәмиятле вакыйгалар көтеләчәк.
-
Бөгелмәдә 24 гыйнвар һава торышы
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, якшәмбе көнне, болытлы, урыны белән бераз кар яварга мөмкин, талгын җил.