24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бөгелмәлеләр, лимон белән дәваланыгыз
Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып санала. Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары...
-
Таныклык алмаштырганда имтихан тапшыру кертелергә мөмкин
Бүген транспорт йөртү таныклыгы 10 ел саен имтихансыз алыштырыла. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ" ). Россиядә гамәлдә булу вакыты чыккан таныклыкларын алмаштырганда машина йөртүчеләрнең актуаль юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерергә мөмкиннәр. Әлеге тәкъдим автомәктәпләр берлегеннән яңгырады, дип яза "Известия". Имтиханны яңадан теория буенча тапшыру күздә тотыла. ЮХИДИ башлыгы урынбасары Владимир Кузин...
-
Төрле җирдә — төрлечә
Төрле илләрдә әллә нинди кызыклы кануннар барлыгын белә идегезме? Менә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез! Канадада 16 яше тулмаган затларга социаль челтәрләрдә теркәлү тыела. Финдляндиядә Санта Клаус киемен кию дә, үз-үзеңә бүләк бирү дә тыелган. Италиядә исә макароннарны аяк белән ашарга ярамый икән! Мексикада хатын-кызларга 21 розадан да ким булган букет...
-
Тиздән Башкортстанда керкә балыгы тотып, тирмәдә ял итеп ятарга мөмкин булачак
Күгәрчен районы эшмәкәрләре ирле-хатынлы Фәткуллиннар туристларга шундый хезмәт күрсәтергә уйлый. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстанда Күгәрчен районының Югары Биккүз авылы янында керкә балыгы үрчетү хуҗалыгы эшли. Хуҗалары - ирле-хатынлы Фәткуллиннар. Алар - районда танылган эшмәкәрләр. 10 еллап инде мөгезле эре терлек, ат үрчетәләр һәм кәҗә сөтеннән кымыз ясау белән шөгыльләнәләр....
-
Эскимо көне белән, дуслар!
Бүген баллы бәйрәм - Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә. Әлеге туңдырманы балачактан бөтенебез дә яратып ашыйдыр. Шушы бәйрәмгә туры китереп, бүген тагын бер кат аның тәмен тоеп алыгыз.
-
Опрос населения об эффективности деятельности руководителей органов местного самоуправления, предприятий и учреждений, оказывающих услуги населению
С 1 января по 31 декабря 2018 года татарстанцы с помощью интернета могут высказаться, насколько они удовлетворены деятельностью органов местного самоуправления и учреждений, оказывающих услуги населению. Баннер на опрос населения размещен на едином портале органов государственной власти и местного самоуправления «Официальный Татарстан», на стартовых страницах официального портала Правительства Республики Татарстан,...
-
“Подписка өчен телевизор” акциясенә гаризалар кабул итү төгәлләнде
"Подписка өчен телевизор" акциясенә катнашучылардан гаризалар кабул итү төгәлләнде. Исегезгә төшереп үтәбез, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз басмаларына язылучылар арасында бәләкләр уйната. Төп бүләк телевизор! Аңа өстәп, цифрлы фотоаппарат һәм башка төрле бүләкләр уйнатылачак. Татарстанның һәр районында "Татмедиа" АҖ басмаларына иң зур суммага язылган бер кеше, призлар уйнату нәтиҗәләренә бәйле булмаган...
-
Бөгелмәлеләрне язучы Николай Стариков белән очрашуга чакыралар
Танылган Россия язучысы, публистчы, иҗтимагый-сәяси эшлекле Николай Викторович Стариков белән очрашу 26 гыйнвар көнне Бөгелмә драма театрында узачак. Теләге булучыларны чакырабыз. Керү ирекле.
-
Ночью на региональных дорогах работали 265 единиц снегоуборочной техники
По оперативный информации, задержек рейсов из-за погодных условий в татарстанских аэропортах «Казань», «Бегишево» и «Бугульма» не было. Железнодорожный транспорт также работает в штатном режиме. Ночью на региональных дорогах работали 265 единиц снегоуборочной техники. Рассыпаны 3 тысячи тонн песко-соляной смеси и 160 тонн чистой соли. Днем дороги регионального значения будут обслуживать...
-
Владимир Путин Татарстанга килә
"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бүген көннең икенче яртысында Казанга килә. Ул Татарстанда 25 гыйнварга кадәр булачак. Казанга килгәнче, Путин берничә сәгатькә Башкортстанда тукталачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә....
-
Иртәгәсе көн бүгеннән башлана
Россия Президентын сайлау дигәндә, нәкъ сайлау узасы көн генә түгел, ә аңа әзерлек чоры, кандидатларны теркәү, агитация үткәрү вакыты, сайлау комиссияләре һәм участокларын ачыклау, билгеләү һәм башкалар да күз алдында тотыла. Үзәк китапханәнең уку залында "Иртәгәсе көн бүгеннән башлана" дигән темага күргәзмә эшли башлады, анда сайлау алды этапларының барысы турында...
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган....