22 апрель 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова үзенең гаилә серен ача
Татар эстрада артисты Илсөя Бәдретдинова гаилә истәлекләре белән бүлешә. Җырчы хатирәләргә бирелеп, балачагы, әти-әнисе, апалары турында сүз кузгата. Гаиләдә өченче кыз булып туса да, әтисе аны гел малай кебек үстергән икән. Күрәмсең, бик тә малай булуын теләгәндер. Илсөяне әтисе малай булыр инде бу дип, өченче баласын көткән, әмма кыз туса...
-
Фотосессия узу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз
"Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Шунысы да игътибарга лаек, фотоларның размеры зур һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш, чөнки без аларны газетада да бастырачакбыз. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр...
-
Путин дөньяның иң тәэсирле 100 кешесе исемлегенә кергән
Россия Президенты Владимир Путин Time журналы редакциясе төзегән дөньяның иң тәэсирле 100 кешесе исемлегенә кергән, дип яза РИА «Новости». Исемлектәге кешеләрне редакция «Зур акыл ияләре», «Новаторлар», «Сәнгать эшлеклеләре», «Лидерлар» һәм «Кумирлар» дигән категорияләргә бүлгән. Владимир Путин исә «Лидерлар» төркеменә кергән. Лидерлар арасында АКШ Президенты Дональд Трамп, Корея Халык Демократик Республикасы...
-
Ир белән хатын һәм ике бала янып үлгән
Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында дүрт кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника...
-
Бөгелмәле 440 шешә шикле эчемлек белән тоткарланган
Карабаш бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-атка карата административ эш ачылган. Ул үзенең автомобилендә коньяк һәм аракы белән тоткарланган. Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Агымдагы елның 23 мартында полиция хезмәткәрләре машинаны тикшерү өчен туктата. Анда 12 шешә коньяк һәм 440 шешә аракы табыла. Аларның берсендә дә...
-
Бүген - Халыкара җир көне
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне Җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында уйланырга тиешбез. Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр...
-
Мәскәүдә яшәүче борынгы Коръәнен 45 млн сумга сатудан баш тарткан
Анашка Хаҗиморатова XVI гасырга караган Коръән бабасыннан кулъязма мирас булып калган. Бабасының вафатыннан соң ул бу Коръәнне бәяләүчеләргә тапшырган, дип яза tatar-islam.com. - Без ике экспертиза ясадык. Алар икесе дә Коръәннең XVI гасырга каравын раслады. Лондонда мида бу Коръән өчен 12 млн сум тәкъдим иттеләр. Аннан соң бәяне 45 млн...
-
Бөгелмәдә “Кыстыбый-шоу” фестивале үтте (ФОТОЛАР)
"Бөгелмә авазы" газетасы "Балкыш" җәмгыяте һәм Татар мәдәният үзәге белән бергәлектә, "Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы үткәрде. Әлеге бәйге ике этапта узды. Беренче турда аш-су осталары "Бөгелмә авазы" газетасына кыстыбый рецептлары юллады. Бәйгенең икенче этабы кичә Татар мәдәният үзәгендә узды. Биредә иң оста пешекчеләр, иң оригиналь рецептлар сайлап алынды. Катнашучылар Дипломга ия булды....
-
Синоптиклар, якшәмбегә җылытачак, дип фаразлый
Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге ял көннәренә һава торышы турында мәгълүмат җиткерде. Республиканың күпчелек районнарында җепшек кар һәм яңгыр булуы көтелә. Температураның еш үзгәрүе сәбәпле юлларда бозлавын хасил булуы ихтимал. 22 апрель көнне республика шәһәр-районнарында аязучан болытлы һава торышы...