21 июль 2016 яңалыклары
-
Бөгелмә шәһәренең 235 еллыгын каршылап
Узган гасырның 60 нчы еллары ахырына кадәр Татарстан Республикасында халык саны һәм мөһимлеге ягыннан Казаннан кала икенче урында булган чал тарихлы борынгы Бөгелмәбез быел үзенең 235 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы күркәм датага әзерлек барган көннәрдә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, хәтер яңартып, сезнең белән шәһәр тарихы битләрендә виртуаль экскурсиядә булып кайтыйк...
-
Кара алтын: күтәрелеш, алгарыш һәм алда торган бурычлар
13 июль көнне Бөгелмә төбәге традицион саммитта катнашучы республика нефть компанияләре җитәкчеләрен кабул итте. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Евгений Киселев, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" компнаиясе генераль директоры Наил Мәганов, нефть сәнәгате...
-
Төркиядә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде
Кичә кич Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә гадәттән тыш хәл режимы игълан итте, ул өч айга кертелде, дип хәбәр итә BBC News. Эрдоган бу хакта хөкүмәт вәкилләре белән очрашудан соң игълан иткән, карарның сәбәбе дип 16 июль төнендә булган хәрби түнтәрелеш омтылышы атала. Төркия Президенты гадәттән тыш хәл кертү...
-
“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга
11 - 17 июль көннәрендә бөгелмәләр "Ашыгыч ярдәм" машинасын 759 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 84се бәхетсезлек очрагы булып, 17сендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 6 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 4 кешене Бөгелмә район хастаханәсенә салырга туры килгән. "Ашыгыч ярдәм" фельдшерлары 55 тапкыр...
-
Үзебезнекен яклыйк!
2017 елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчаларда Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете яисә Казан (Идел буе) федераль университеты сурәтләре урын алуын теләсәгез, "твоя-россия.рф" сайтына кереп тавыш бирегез! Үзебезнекен яклыйк, үзебезнекен сайлыйк!
-
Бөгелмәдә - гөлбакча (фото)
-
Гөлбакча ясаучы Гөлчәчәк
Тын гына исүче җылы җил, елмаеп торган кояш, моңлы итеп сайраучы кошлар, күк күкрәп яуган яшенле яңгыр - болар барысы да җәй гүзәллеге. Ә матурлык, гүзәллек, сафлык сөючеләр бу ел фасылында тагын да арта. Җәй үз экваторын узып китсә дә, матурлыгын әле югалтмады. Мин моны Гөлчәчәк Нуретдинова бакчасына килеп керү...