Бөгелмә хуҗалыклары Сабан туена әзер
6 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районында Сабан туе узачак. Авыл хуҗалыклары моңа әзер.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов сүзләренә караганда, чәчү ике атнага соң башланса да, җәйнең беренче көненә инде ул тәмамланган.
Быел авыл хезмәтчәннәре җир куенына 47 мең гектарда бодай, арпа, солы, карабодай, кукуруз, рапс культуралары...