Бөгелмәләр җиңү белән кайтты
Чаллыда 27 - 30 май көннәрендә "Безопасное колесо - 2015" XXI республика яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсы булып үтте. Анда бөгелмәләр җиңүчеләрнең беренче унлыгына керде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә 9 - 11 яшьлек 232 укучы катнашты. Бөгелмә данын 3 нче урта мәктәп укучыларыннан торган команда: Яна Золотухина...
Чаллыда 27 - 30 май көннәрендә "Безопасное колесо - 2015" XXI республика яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсы булып үтте.
Анда бөгелмәләр җиңүчеләрнең беренче унлыгына керде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә 9 - 11 яшьлек 232 укучы катнашты. Бөгелмә данын 3 нче урта мәктәп укучыларыннан торган команда: Яна Золотухина (7 нче урын), Алена Белова (10 нчы урын), Альберт Икътисанов (10 нчы урын), Артур Вәлиев (6 нчы урын) яклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа