Үгет-нәсыйхәтләр
Каюм Насыйри.
Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булганың яхшы. Берәүгә бер ях-шылыгың тисә - сөйләп йөрмә, берәүдән яхшылык күрсәң - фаш кыл, онытма.
Ялганчылык белән аты чыккан кеше һәрникадәр тугры сүз әйтсә дә, ышандырмыйдыр. Бер мәртәбә ялганчылаганың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар.
Әй угыл, кешегә мәнфәгать итәргә...