20 август 2015 яңалыклары
-
Саксызлыкның бәласе олы
16 августта 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең 1 нче Профсоюзлар урамында мунча януы турында хәбәр килә. Биш минут дигәндә, янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җитә, бу вакытта 5х3 метрлы агач мунча дөрләп яна торган була инде. Ут аны тулысынча юк итә. Янгын чыгуга ут белән саксыз эш итү сәбәп...
-
Татар яшьләре көннәре
25 - 31 август көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) XXV Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Анда Россиянең 29 төбәгеннән, шулай ук Казакъстаннан, Төркия һәм Австралиядән 18 яшьтән 30 яшькәчә 180 делегат катнашыр дип көтелә. Татар яшьләре көннәре - иң актив, иң лаеклы татар яшьләрен туплау мәйданы. Анда, чараның 25...
-
Инспекция – эштә
Агымдагы елның беренче яртысында Бөгелмә районы административ-техник инспекция тарафыннан төзелгән беркетмәләр саны ягыннан беренче урында тора. Төзекләндерү, реклама урнаштыру өлкәсендә генә дә 500дән артык тәртип бозу ачыкланган. Салынган штрафлар күләме 960 мең сумлап тәшкил итә.
-
Мәскәүдә – Татарстан мәдәнияте көннәре
24 - 26 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Анда Мәскәү Халыкара музыка йортының Светланов залында Татарстан сәнгать осталары гала-концерты була. Чарада Татарстан Республикасы Дәү- ләт җыр һәм бию ансамбле, Татар Дәүләт опера һәм балет театры солистлары, "Голос" проектында катнашкан Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һ.б. чыгыш ясаячак. Шулай ук...
-
Ут-күршеләрдә
Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның хәләл җефете Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл ачылган. Тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бик күп кунаклар катнашкан. Якташыбыз Фәнис Яруллин - хәле гаять авыр чакларда да оптимист булып кала алган уникаль шәхес. Җәмәгате Нурсөя ханым исә аңа терәк булып,...
-
Авыл хезмәтчәннәренә дан җырлар чак
"Подгорный" кырларында - техника гөрелтесе, берьюлы 8 комбайн эшли. Арпа уралар. "Единая Россия" партиясе вәкилләре белән без журналистлар килеп җиткәч, алар да безнең янга тузан туздырып: "Бары биш минутка гына", - дип килеп туктады. Әлеге хуҗалыкта районның иң яхшы комбайнчылары һәм шоферлары эшли икән. Әтиле-уллы Андрей белән Константин Тугаевлар -...
-
Дәүләтчелегебезгә – 25 ел
Бүгенге көннәр - Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу көннәре ул. Илебездә барлыкка килгән демократик үзгәрешләр безнең республиканы да читләтеп узмады, ә киресенчә, бик тә мөһим күтәрелешләр белән тарихка кереп калды. Әйе, XX гасырның ахыры - XXI гасырның башы зур үзгәрешләр, гыйбрәтле язмышлар чорына туры килде. Иң мөһиме, Татарстан...
-
Бөгелмә басулары хәбәрләре
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, көзге чәчү эшләре дә бара. Уҗым культураларын чәчү 5 августта башланган. 21 чәчү агрегаты эшли, 11 мең гектар җирдә арыш, көзге бодай чәчү планлаштырылган. "Возрождение крестьянства", "Рассвет", "Подгорный" һәм "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкларда эш уңышлы оештырылган.
-
Җәйне – файдалы итеп
Җәй айларында 14 - 18 яшьлек үсмерләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Ни өчен дигәндә, нәрсә белән шөгыльләнергә, вакытын ничек үткәрергә белмәгән, әти-әниләре эштә, шуңа күрә тулы контрольсез калган балаларның кайвакыт кырын эшкә күңел сала башлавы беркемгә дә сер түгел. Әлеге мәсьәләнең гаять әһәмиятле икәнен Бөгелмә...