12 август 2016 яңалыклары
-
Бөгелмәдә төзүчеләрне котладылар (ФОТО)
-
Хаҗ кылырга яки Якын Көнчыгыш илләренә барырга җыенучылар игътибарына
Россия Федерациясе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе (Роспотребнадзор) хәбәр итүенчә, август ае ахырында Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга җыенучылар сәфәргә кузгалачак. Ел да дөньяның 160 лап иленнән 2 млнга якын кеше хаҗ кылырга бара, шуларның 160 меңнән артыгы - Россия Федерациясеннән. Идарә тагын...
-
Бөгелмәдә кайнатмалар парады узды
Төрледән-төрле кайнатмалар берсе артыннан берсе чыга торды, өстәлгә куела барды. Табын салават күпереннән дә баерак төсләргә һәм җәйге бакча исләренә күмелде. Җиләк-җимеш кенә түгел, ә яшелчәләрдән дә ясалган кайнатмалар-ның рецептлары белән хуҗабикәләр бик теләп уртаклаштылар. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, Вәринҗә бәйрә-менең тамадасы Флюра Шәрипова әйт-кәнчә, һәр гаиләдә үзенең яратып кай-натыла...
-
Намазлыктан – футбол кырына
Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте Татарстан җөмһүрияте мәчетләре арасында муниципаль район башлыгы Кубогына футбол буенча Республика турниры узуы турында хәбәр итә. Уенчыларны теркәү 15 августка кадәр дәвам итә. Ә турнир исә 20 август көнне сәгать 9.00 да "Энергетик" стадионында узачак. Футбол кырына биш вакыт намазлы уенчылар чыгачак һәм үзләренең диндар гына түгел,...
-
Бөгелмәләр, кино карарга килегез!
"Россиядә - Кино елы" кысаларында, Бөгелмәдә беернче тапкыр кинолы төн узачак. 27 август көнне сәгать кичке 8дән Кызыл Армия урамындагы ял паркында интернетта тавыш бирү юлы белән сайлап алынган үзебезнең ил фильмнары: "Смешарики. Легенда о золотом драконе", "Батальон", "Легенда № 17" күрсәтеләчәк. Керү ирекле.
-
Бөгелмәнең 14 Каһарман урамында сәер авария: бер электр баганасы төбе-тамыры белән ауган, икенчесе сынган