7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тавыш бирү тәмамланды: Казан яңа банкнотка керә алмады
Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар билгеле булды. Символлар өчен тавыш бирү Твоя-россия.рф сайтында 12дә тәмамланган иде инде. Аның нәтиҗәләре буенча Севастополь 428 018 тавыш белән беренче, ә 421 748 тавыш җыя алган Казан икенче урынга урнашкан иде. Ләкин алдан ук әйтелгән шарт нигезендә төп җиңүчеләр...
-
Бөгелмәнең “Ирхәм” мәчетендә хаҗларның җыелышы булып узды
"Ирхәм" мәчетендә хаҗларның җыелышы булып узды. Әлеге чарага быел һәм узган елларда хаҗ сәфәре кылган мөселманнар чакырылган иде. Алар өчен бәйрәм өстәле дә әзерләнде. Хаҗлар әлеге шушы изге гамәлне башкарып чыгуларына сөенүләрен белдереп, сәфәр вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте хаҗ гамәлләренткылыргны оештырулары өчен Татарстан Җөмһүрияте...
-
Бөгелмә хуҗабикәләре өчен лимон пирогы рецепты
250 гр. йомшарган атланмайны 4 стакан он белән уабыз. Шуңа 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан сөттә җебетелгән чүпрә, әзрәк тоз салып камыр басабыз. 8 кисәккә булеп җәябез. Таба төбенә җәелүче 1 катлам зурырак була. Аннан эчлек-камыр-эчлек салып 4 катлы итеп ясыйбыз. Әлеге продуктлардан 2 пирог чыга....
-
Җиңү өчен –36 миллион сум
Коста-Рика футбол җыелмасын җиңә калса, Россия футболчыларын шуның кадәр акча көтә. 9 октябрьдә Станислав Черчесов җитәкләгән Россия футбол җыелмасы Коста-Рика командасына каршы иптәшләрчә матч уздыра. Җиңү яулаган очракта Россия командасын - 36 миллион, тигез исәп өчен - 18 миллион сум акча көтә икән. Әлеге сумма штаб җитәкчелеге һәм җыенга чакыру...
-
Төнге һава температурасы 0 градуска кадәр төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 8 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исәчәк. Татарстанда һава температурасы төнлә - 4-9, көндез - 9-14 градус җылы булачак. Казанда да яңгыр ява. Төнлә - 6-8, көндез -...
-
Твоя-россия.рф сайты аша тавыш бирү тәмамланды: Казан – икенче
Символлар өчен тавыш бирү 12дә тәмамланды. Севастополь (428 018) һәм Казан (421 748) онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Өченче урында - Ерак Көнчыгыш (415 895), дүртенчедә Сочи (414 218) Әмма бу азаккы нәтиҗә түгел әле. Бүген, 7 октябрьдә, "Россия 1" телеканалында Үзәк банк тарафыннан оештырылган конкурсның җиңүче шәһәре...
-
Россия мәктәпләрендә психология дәресләре кертеләчәк
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә рухи-әхлакый культура гомуми курсларын кертү ихтыяҗы турында белдергән иде. Россия мәктәпләрендә Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре (ОБЖ) кысаларында психология дәресләре кертеләчәк, дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш психиатры Зураб Кекелидзе. Бу хакта «Интерфакс» яза. Кекелидзе билгеләп үткәнчә, психология 3-11 сыйныфларда укытылачак, ә укытучылар балалар һәм...
-
Алар - безнең горурлыгыбыз: Клара Сөйфиева (ВИДЕО)
-
Ил башлыгы туган көнен якыннары белән уздыра
Бүген, 7 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин 64 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Ил башлыгы гомер бәйрәмен якыннары, туганнары һәм дуслары белән билгеләп үтә, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Аның сүзләренчә, Президентның бу көнгә ниндидер рәсми чараларда катнашуы каралмаган. "Сүз дә юк, халыкара дәрәҗәдәге шалтыратулар, котлаулар булачак,...
-
Картиналарда – Бөгелмә урамнары (+ФОТО)
30 сентябрь көнне Бөгелмә туган якны өйрәнү музее (директоры - Надежда Несынова) залында Бөтенроссия пленэр-симпозиумында катнашкан рәссамнарның Бөгелмә шәһәренең 235 еллыгына багышлап 10 көн дәвамында иҗат иткән картиналарыннан күргәзмә ачылды. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган 30га якын останың эше куелган иде. Күргәзмәнең ачылу тантанасында бөгелмәлеләр Зәй, Казан, Түбән Кама, Баулы,...
-
#ДобрыйТатарстан #МәрхәмәтлеТатарстан бәйгесе башланды
Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советының юбилеена әзерлек кысаларында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы тарафыннан Instagram социаль челтәрендә #ДобрыйТатарстан#МәрхәмәтлеТатарстан фотолар бәйгесе игълан ителде. Анда катнашу өчен бәйгенең тематикасына (изге эшләр, шәфкатьле кешеләр, хәйрия акцияләре, мәрхәмәтле затлар командасы) туры килүче фотолар урнаштыру сорала. Иң мөһиме, муниципаль районны күрсәтеп, бәйгенең...
-
Бүген – соңгы көн! Синең тавыш кирәк!!!
Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк. Казан җиңсен өчен Россия-1 телеканалында «Народная банкнота» тапшыруында тавыш бирү зарур. Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен...
-
Бөгелмәлеләрне якшәмбе көнне футболга чакырабыз
Якшәмбе, 9 октябрь көнне, "Энергетик" стадионында Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының тәүге матчы була. "Бөгелмә-Рунако" командасы "Авангард-Савиново" (Казан шәһәре) командасы белән уйный. Очрашу сәгать 14.00 башлана.
-
Һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган бөгелмәле
"Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгенең бүлек шәфкать туташы Розалия Ибраһимова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсының 2016 елдагы республика этабы призеры булды. Әлеге өлкә белгечләрен бүләкләү тантанасы башкалабызда - "Казан ярминкәсе" акционерлык җәмгыятенең "Кама" конференц-залында узды. Розалия Ибраһимова һөнәри осталык бәйгесендә мактаулы икенче урынны алып, Татарстан Республикасы...
-
Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды
Көзге чакырылыш башланды. Армия сафларына Россия күләмендә 152 мең яңа көч - яшь солдатлар кабул ителәчәк. Бөгелмәдән исә хәрби хезмәткә 100 дән артык егет җибәреләчәк, дип белдерде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов. Кичә Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды. Егетләр, районның...