1 февраль 2017 яңалыклары
-
Гүзәл Уразова 35 яшьтә 25 яшьлек булып күренүенең серен ачты
- 35 яшьне матур һәм үзенчәлекле итеп уздырдым. Юбилей булуына карамастан, ул бик тыйнак, гади, бары тик иң якын кешеләрем белән уздырдым. Ул көнне өйдә чәчәктән күп әйбер юк иде. Бүләкләрнең төрлесе булды. Өс киеменнән алып, төрле-төрле бизәнгечләргә кадәр бирүчеләр булды. Ә иң зур бүләк туган көнне бәйрәм итәргә дип...
-
20 минутта әзер: бик тәмле бәрәңге пешерү ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ
Тиз арада әзерләп алыр өчен бик уңайлы рецепт: үзе тәмле, үзе файдалы. Моның өчен 1 кг бәрәңге, 1 кишер, 1 помидор, 1 суган, бәрәңге өчен кулланыла торган тәмләткеч, яшел суган кыягы һәм укроп, 1-2 "теш" сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк. Бәрәңге, кишер, суган, помидор, сарымсакны турыйбыз. Тәмләткечләр, тоз, борыч...
-
Һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар. Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими. Моннан тыш атна азагына...
-
Ялган «больничныйлар»га көн бетә: быел аны электрон формада алуга күчәбез
Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда Социаль иминиятләштерү фондына 387 миллион сумлык акча түләнми калган. Бу хакта фонд координацион советының киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Моның төп сәбәбен финанс тотрыксызлыкта, предприятиеләрнең бөлүе аркасында дип аңлата Татарстанның Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин. Ничек кенә булмасын, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков түләмәүчеләр белән катгый эш алып...
-
Салават: "Мин кеше үтермәдем, берәүне дә таламадым, кредит алмадым. Ни өчен минем репутациягә зыян килергә тиеш?"
Кичә "Банк Казани"ның Салават Фәтхетдиновны судка бирүе турында язган идек. Кредит оешмасы җырчыны 13 млн сум бурычын түләмәгәне өчен банкрот дип танытырга тырыша. Салават Фәтхетдинов кредитны үзе алмаган, ә бер кешенең поручителе булып барган. Мондый поручительләр берничә булган, хәзер һәркайсы банк алдында бурычлы. "Вечерняя Казань" журналисты җырчыга шалтыратып кредит алучының...
-
Бөгелмәдә кичәге юл-транспорт хәлакәтендә ир-ат зыян күргән
Кичә Муса Җәлил урамында таксистның туктап торган машинага килеп бәрелүе турында хәбәр иткән идек. Муса Җәлил урамы, 64 нче йорт тирәсендә берьюлы 5 автомобиль бәрелешә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Дэу Нексия" автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат үзен начар хис итә һәм юл кырыенда торучы машинага килеп бәрелә. Аның артыннан тагын 4...
-
Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән
Вакыйга болай була. Яңа Чишмә районының бер авылында кичке алтылар тулып килгәндә бер йортта җылыту казаны шартлый. Янгын сүндерүчеләрне 54 яшьлек хуҗабикә каршы ала. Ул улының 15 яшьлек күрше егете белән җылыту казаны урнаштырылган утын мичен кабызмакчы булуын сөйләп бирә. Тәүлектән артык җылытылмаган казан шартлый. Үсмернең башына зыян килә. Ул...
-
Спорт – сәламәтлек нигезе
11 февраль көнне теләге булган һәркем чаңгыга баса ала. Чаңгы базасында "Татарстан чаңгысы-2017" чарасы узачак дип хәбәр бирә Бөгелмә муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин. Спортчымы син юкмы, анысы мөһим түгел. Яшь буенча да чикләүләр юк. Узган елны иң кечкенә катнашучыга нибары 3 кенә яшь...
-
"Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Бөгелмәдән Мария һәм Рәүф Абдуллиннар гаиләсе
"Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Бөгелмәдән Мария һәм Рәүф Абдуллиннар гаиләсе. Исегезгә төшерәбез, тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле...
-
Төнге куркыныч авария, үлүче бар
Исерек егетләр ашыгыч ярдәм машинасына бәрелгән, берсе үлгән. Кичә төнге унда ВАЗ-2114 машинасы белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешә. Ике егет нык кына эчкәннән соң машинада җилдертергә уйлыйлар. Казанның Боевая урамында 23 яшьлек эшсез ундүртле машинасы белән идарә иткәндә каршы хәрәкәт полосасына чыгып ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗә аянычлы. Яшел...
-
Халык зары
Бөгелмәлеләр автобус тукталышларында туңарга мәҗбүр. Шундый хәбәр Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировка килеп ирешкән. Бу хакта район башлыгы алдында Бөгелмә шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков сүз тотты. Бөгелмә районы автобусларна "Глонасс" системасы урнаштыру процессы бара. Ләкин аның башкарылу тизлеге халыкны канәгатьләндерерлек түгел. 56 автобусның бүгенге көндә нибары 12 генә...
-
Бөгелмә спортчылары Владимирда да сынатмады
Владимир шәһәрендә 2000 - 2001 елгы яшүсмерләр һәм начар ишетүчеләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге һәм Россия Чемпионаты тәмамланды. Ярышларда Мәскәү, Саранск, Пермь, Тамбов өлкәсе, Әстерхан, Липецк, Владимир, Татарстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы җыелма командалары катнашты. Нәтиҗәләр буенча безнең спортчылар призлы урыннар яуладылар: 1 урында - Эдуард...
-
Бөгелмә районы авыл хуҗалыгында крестьян-фермерлык хуҗалыклары ябылу тенденциясе күзәтелә
Мөгезле эре терлек саны кимегән. Бөгелмә районы авыл хуҗалыгында крестьян-фермерлык хуҗалыклары ябылу тенденциясе күзәтелә икән. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Узган елны Бөгелмә районында 46 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнгән, бүгенге көндә аларның инде 8 ябылырга мәҗбүр булган. Ә бу күренеш, үз чиратында, мөгезле эре терлек санының кимүенә китергән. Бөгелмә...
-
130 хатынга өйләнгән ир вафат булган (ФОТО)
Әбүбәкер исеме белән танылган дингә өндәүче Мөхәммәд Беллога 93 яшь булган, дип яза gailya.ru, «Аль-Арабия»гә сылтама ясап. Аның 86 хатыны тол калган. Коръән дүрт хатынга гына өйләнергә рөхсәт итә, әмма Әбүбәкер күп хатынга өйләнгән өчен Изге китапта җәза каралмаганын әйтә торган булган. Үзенең тиз гашыйк булучанлыгын ул шулай аңлаткан. Дин...