Бөгелмәдә туып үскән 101 яшьлек бөгелмәлегә юбилей медале тапшырылды
Әсхәт Минһаҗетдинов — Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск дугасындагы сугышта катнашкан.
Әсхәт Әскәр улы 1924 елда Бөгелмәдә туа. 17 яшендә фронтка китә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Җиңгәннән соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп китә, ярты гасыр табиб булып эшли, кандидатлык диссертациясен яклый, Башкорт дәүләт медицина институтында фәнни тикшеренүләр белән җитәкчелек итә, 70тән артык фәнни хезмәт бастыра.
Ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале тапшырылды һәм җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерелде. Шулай ук аңа күкрәк билгесе һәм Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа