Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны бүләккә җыр белән җавап бирде

Ветеран Гыйлемхан Мияссаровны 9 Май бәйрәме белән котладылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Бөгелмәдә геройларны хөрмәтлиләр. Сугышта катнашкан Гыйлемхан Мияссар улы Мияссаров янына муниципалитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәнис Мөхәммәтов килде. Ул ветеранга котлау открыткасы, бүләк җыелмасы һәм «Бөгелмә районының Мактаулы гражданины» медале тапшырды.

«Ирекле илдә яшәргә мөмкинлек биргән ветераннарга баш иябез. Без җиңүчеләрнең батырлыкларын хәтерлибез, геройларыбызны хөрмәт итәбез һәм аларга беркайчан да рәхмәт әйтүдән арымыйбыз», — диде район башлыгы.

Гыйлемхан Мияссәр улы җылы сүзләргә җавап итеп туган җир һәм йорт турында татарча җыр җырлады.

Гыйлемхан Мияссар улы Мияссаров 1927 елның 20 июлендә ТАССРның Бөгелмә кантоны Кодаш авылында туа. 15 яшеннән «Кызыл Куак» колхозында эшли. Аннары Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы вакытында Кавказ чигендә хезмәт итә. Сугыш беткәннән соң 17 ел дәвамында авыл советы рәисе булып эшли. Дәүләт бүләкләре, юбилей медальләре бар.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Бөгелмә районында 200 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында ике сугыш ветераны, бер кеше Ленинград блокадасын кичергән, бер концлагерь тоткыны, 36 сугыш ветеранының тол хатыны, 160 тыл хезмәтчәне бар.

Гыйлемхан Мияссаровны Фәнис Мөхәммәтов котлый. 

ФОТО: БМР матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1