Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек дәвам итә.
Шәһәр маршрутларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына рәсмиләштерелгән беренче автобуслар йөри башлады. Транспорт мондый хәлдә ел ахырына кадәр эшләячәк.
— Бөтен ил буйлап маршрутларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы символикасы белән җәмәгать транспорты чыга башлады. Һәм без Бөгелмәдә автобусларыбызга Евгений Вучетичның «Ватан-Ана чакыра!» һәм георгий тасмасы белән, юбилейның рәсми логотибын ябыштырдык — дип билгеләп үтте ТР Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.