Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөгелмә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңү юбилеена медальләр тапшырылды

Ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

Бөгелмәдә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Бөгелмәдә яшәүче, тыл хезмәтчәннәре Александра Макаровна Буторина һәм Майсада Ризатдин кызы Мөгыйнова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләренә лаек булдылар. Сугыш ветераннарына юбилей бүләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарның тормыш юлы кыюлык, патриотизм һәм рухи көч үрнәге булып тора. Артур Гершиков Александра Макаровна белән Мәйсәдә Ризатдин кызына озын гомер, иминлек һәм яхшы кәеф теләде.

Ветераннарның котлауларына предприятиеләр һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә кушылды.

ФОТО: БМР мэриясе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса