Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Милләтенең асыл егете

Бөгелмәдә Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллинны белмәгән кеше сирәктер. Ул шушы шәһәрдә туып-үсеп, биредә үз бәхетен тапкан. Хәмзә әфәнде - төрле яктан камил шәхес. Эре эшмәкәр, иганәче, тарихчы, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, күркәм гаилә башлыгы, гомере буена Ватаны, милләте өчен җан атып, аны саклап калу, торгызу, үстерү өстендә бәяләп...

Бөгелмәдә Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллинны белмәгән кеше сирәктер. Ул шушы шәһәрдә туып-үсеп, биредә үз бәхетен тапкан. Хәмзә әфәнде - төрле яктан камил шәхес. Эре эшмәкәр, иганәче, тарихчы, Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе, күркәм гаилә башлыгы, гомере буена Ватаны, милләте өчен җан атып, аны саклап калу, торгызу, үстерү өстендә бәяләп бетергесез хезмәтләр башкаручы. Бер кешедә күпме төрле һөнәр, табигый талант - кыскасы, күпләргә үрнәк шәхес. Бүгенге язмабыз нәкъ менә аңа - гаҗәеп көчле, акыллы, тәвәккәл ир-егеткә багышлана.

Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин Бөгелмәдә гади татар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе - балта остасы, әнисе - хуҗабикә. Алар икесе дә чыгышлары белән Әлмәт районының чын татар авылларыннан. Әтисен бик тырыш, таләпчән кеше буларак тасвирлый ул. "Иртәнге 4тә торып, эшкә киткәнче, эштән кайткач, төнгә кадәр йорт төзү эшләре белән мәшгуль булды. Кирәк чакта иртән безне дә ярдәмләшергә уята иде", - дип исенә төшерә Хәмзә ага. Шуның өчен дә бөтен эшне белеп, үтә дә тырыш, максатчан шәхес булып үсә ул.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди халык. Әлеге мәкаль замана ир-атларының барысына да кагылмаса да, Хәмзә агага бик тә туры килә. Ул - слесарь, эретеп ябыштыручы, токарь, балта остасы, умартачы, тарихчы, милләтче... Аның һөнәрләрен һәм кызыксыну, омтылышларын санап та бетерерлек түгел. "Мин төрле эшләр белән шөгыльләнергә, яңалыклар белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә яратам. 2нче сыйныфта укыганда бабам, минем төсем дип, 2 баш умарта бирде, шул көннән алып, мин - умартачы. Бүген дә аларны бабамның истәлеге итеп тотам, карыйм, үрчетәм", - ди язмабыз герое. Әйе, Бөгелмәдә аның тәмле балын татып карамаган милләттәшләр аздыр, мөгаен. Татлы балдан редакция хезмәткәрләре дә еш кына авыз итә.

Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай була ул. Күп укый, һәрнәрсәне белергә омтыла - 8нче сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 48нче училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, шул ук вакытта шәһәрнең 1нче кичке мәктәбендә 9нчы, 10нчы, 11нче сыйныфларда укый.

Билгеле инде, тормыш дәвам итә, мәктәпне укып бетергәч, армиягә алына, иң элек Самарада - мотопехотада, аннан - частьларын тараткач, Уфа шәһәрендә стройбатта хезмәт итә. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайткан егет Бөгелмәнең җылылык челтәре предприятиесенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Билгеле инде, һәрвакыт алга омтылучан, тырыш, тәвәккәл кеше моның белән генә чикләнергә уйламый. Белем артыннан омтылу аны Казанга илтә - Энергетика институтына укырга керә. Анда да уку белән генә мәшгуль булмый, төзелеш отрядлары оештырып, алар эшендә катнашып йөри. Алар булдырган отрядлар Төмән, Уралга кадәр барып җитә, төрле биналар, учреждениеләр торгыза. Укуын тәмамлап, җылылык энергетигы белгечлеген алгач, күңеле кабат туган ягына - Бөгелмә төбәгенә тарта. Кабат җылылык челтәре предприятиесенә кайтып, мастер, участок начальнигы булып эшли, соңрак Бөгелмә механика заводына эшкә чакыралар. Анда 8 ел буена баш энергетик булып көч куя.

Механика заводында эшләү дәверендә шактый тәҗрибә туплаган, йөзләгән кешеләр белән җитәкчелек иткән, тормышта төпле урынын табарга хыялланган шәхес озакламый үз эшен ачып җибәрә. 1995 елда "Балкыш" фәнни-җитештерү предприятиесенә нигез салына. Җәмгыятьнең беренче адымнар ясавына да умарта балы акчалары ярдәмгә килә. Беренче очрашу, киңәшмәләр дә Хәмзә аганың йортында үтә. Соңрак, Бөгелмә педагогия училищесы бинасында берничә бүлмәне арендага алып, анда эш башлый. Алга таба, шактый гына таушалган 2 катлы бинаны сатып алып, анда тулысынча ремонт башкарып, олы җәмгыять булдыра, көчле хезмәт коллективы туплый. Бүгенге көндә "Балкыш" оешмасында 60-70ләп белгеч эшли.

Шактый һөнәрләре, шөгыльләре өстенә, ул - бик тә милли җанлы кеше. Әби-бабалары, әти-әниләре чын татар булып, үз милләте белән горурланган гаиләдә үскәнгәдерме, аның канына да милләтчелек хисе бик нык сеңгән. Нәсел тамырлары тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддингә барып тоташучы Хәмзә ага милләтенең үткәне - тарихы белән дә бик кызыксына, аны үстерү өстендә шактый эшләр башкара. Бөгелмәдә яшәүче милләттәшләребезне ел саен Болгар, Биләр җирләренә алып барып, анда сәяхәт иттерүче, борынгы бабаларыбызның тарихы белән таныштыручы да ул. "Элек бит ниндидер мәгълүмат алу бик авыр иде. Мин Болгарның барлыгын газета битендә басылып чыккан кечкенә генә мәкаләдән генә белдем. Шуннан соң аның турында мәгълүмат туплый башладым, бераз өйрәндем. Ә "Балкыш" җәмгыяте барлыкка килгәч, әлеге изге урыннарга сәяхәтләр оештырдым. Болгар, Биләр турында күпләр белми иде, Аллага шөкер, хәзер әлеге урыннарны үз күзләре белән күрмәүчеләр, аларның тарихын белмәүче милләттәшләр шәһәрдә юктыр. Мин үз вәгъдәмне, бурычымны үтәдем дип саныйм", - дип, уй-фикерләрен белдерә ул. Мондый турлар дистә елдан артык дәвам итә. Шул дәвер аралыгында бик күп милли оешмалар, мәктәп укучылары, укытучылар әлеге җирлекләр белән танышып, аларны үз күзләре белән күргән, борынгы әби-бабаларыбыз аяк атлап йөргән урыннардан йөргән. Шул исәптән, шәхсән мин үзем дә аларда катнашып, бу җирләрнең сихрилегенә, матурлыгына сокланып кайткан кеше.

Моннан тыш, Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә үтүче мәдәни чаралар, Хәтер көне, Хәтер кичәсе, ниндидер истәлекле датага, бәйрәмгә багышланган мәдәни чаралар - берсе дә Хәмзә аганың матди һәм рухи ярдәменнән башка узмый. Шулай ук Татар мәдәният үзәгендә берничә ел рәттән "Балкыш" җәмгыяте бүләкләренә "Хәким бай" исемендәге республика шахмат турнирлары, татар гимназиясендә татар көрәше оештыручы да. Дистә еллар дәвамында укучыларның язу сәләтен үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен арттыру; тел байлыгын, һәм, әлбәттә, туган телне саклау проблемаларына игътибарны юнәлтүгә багышланган "Энҗе бөртеге" бәйгесе җиңүчеләрен, аларның мөгаллимнәрен бүләкләүче, татар газетасының язмышы өчен борчылып яшәүче, күп кенә проектларыбызның иганәчесе булып, һәрдаим матди һәм рухи ярдәм кулы сузучы, газетага язылу кампанияләре вакытында да булышып, киңәшләре һәм гамәлләре белән ярдәм итеп торучы олы йөрәкле милләтпәрвәр зат та ул.

Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе, милли тарих, мәдәният белән кызыксынучы Хәмзә Мотыйгуллин, тарих югалмасын, таркалмасын дип, хуҗасыз калган "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музеен" да үз канаты астына алды. Музей 14нче татар гимназиясе бинасында эшләчәк. Ләкин, төзекләндерү эшләренә бик күп акча таләп ителү сәбәпле, аның ачылу тантанасы бераз тоткарлана. Әлеге эшне тизләтүдә милли тарихка битараф булмаган, үткәне, киләчәге өчен җан атучы иганәчеләр ярдәме бер дә комачау итмәс иде.

Милләтнең асыл егете бу эшләре белән генә чикләнергә уйламый. Аның киләчәккә уй-хыяллары шактый зурдан. Шуларның иң зурысы - балаларны тәрбияләү үзәге ачу. Әлеге идея дә уңай чишелеш табып, тормышка ашар дип ышанабыз.

Бөтен сәләтләре өстенә, Хәмзә ага тормыш иптәше Суфия ханымга -ныклы таяныч, кызы Резедага - үрнәк әти дә. Кызлары бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында - магистратурада белем ала.

Тулаем әйткәндә, ул туган җирендә үз теленә, үз милләтенә тугры калып, татар халкын берләштереп, аларга яхшы тормышта яшәргә уңай шартлар тудырып торучы. Аның һәрвакытта да ачык күңелле, кунакчыл булуы, һәр яктан уңганлыгы сокландыра. Безнең татар эшмәкәрләренә ул менә дигән үрнәк булып тора. Рәхмәт сиңа, милләттәшебез!

Күркәм шәхес шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Хәмзә Фәхруллович, сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Шатлыкларыгыз артып торсын, күңелегездә йөрткән мең дә бер төрле ниятләрегезне рәхәтләнеп гамәлгә ашырырга насыйп булсын!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Фото - редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса