Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Икегез дә пар килгәнсез, котлы булсын туегыз!

Икәү бергә утыргансыз, Бергә булсын уегыз; Икегез дә пар килгәнсез, Котлы булсын туегыз! Пар былбыллар кавышкандай, Ничек кавыштыгыз сез?! Бу кадәр матур пар булып Ничек табыштыгыз сез?! Көз - туйлар вакыты. Һәр никахлашучы пар дуслары, туганнары өчен бу көннең кабатланмас истәлек булып калуын тели һәм халыкны шаккатырыр өчен ниләр генә...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

11.11.11 - агымдагы елның 11 ноябре әнә шундый берлекләр белән үзенчәлекле булды. Бу - йөз елга бер тапкыр гына кабатлана торган көн. Җитди адым ясап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басучы яшь парлар бу датаның сихри көченә ышаналар. Тагын шунысы да бар, "бер" саны чисталык яратучы, үз көченә ышанган кешеләр яклы санала. Әгәр дә туй көненең берәр саны "бер" булса, бу очракта, гаилә әгъзалары карьера үсешенә, теләкләренең тормышка ашуына ирешәчәк дигән ышанулар да яшәп килә. Ә алты "бер"ле бергә туры килү нинди "баш әйләндергеч бәхет" булуын күз алдына китерәсездер инде.

Гаилә корырга ниятләүчеләр арасында соңгы елларда яңа мода артыннан куучылар артты. 2008 елның 8 августы, 2009 елның 9 сентябре, 2010 елның
10 октябре гаилә корырга ниятләүче парларда зур кызыксыну уятып, күп кенә яшьләрнең иң истәлекле көннәренә әйләнде. Язылышырга теләүчеләр туйны түгәрәк датага билгеләргә тырышып, аны озак вакытлар көтәргә дә ризалар. Бу көнне төзелгән гаиләләр ныклы була, дип тә фаразлый астро-логлар. Моңа ышанучылар Татарстанда да күп, ахры. 2011 елның 11 но-ябрендә респуб-ликада 800гә якын пар кавышкан. Үткән атнаның җомга көнендә исә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 15 пар язылышты. Ә гомуми саннарга күз салсак, былтыр ун айда 693 пар язылышкан булса, быелның шул вакытына 754 пар бер-берсенә вәгъдә биргән.

"2011 елның 11 ноябре - яшь парлар өчен матур дата. Күп кенә яшьләр гариза бирергә килгәндә үк бу көнне күптән көтүләре турында әйттеләр. Ә ике кәләш һәм бер кияү өчен бүген икеләтә бәйрәм, чөнки алар үзләренең туган көннәрен дә билгеләп үтәләр", - дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Ильвира Илдар кызы Сәгъдиева.

Әйе, кайбер парлар бу көнне бик күптәннән көтеп йөрсә, кемнәр өчендер бу үзеннән үзе шулай килеп чыгып, аларның истәлекле көннәренә тагын да бер үзенчәлек өстәп, икеләтә, өчләтә бәйрәм ясаган. Мәсәлән, Евгений Санков һәм Гөлнәзирә Җәмилова (өстәге рәсемдә): "Без язылышу датасын алдан ук планлаштырмадык, барысы да үзеннән-үзе карар ителде", - дип сөйләделәр. Гөлнәзирә бу көнне үзенең туган көнен дә билгеләп үтә һәм шуның өстенә хәләл җефетенең аның фамилиясен алып, Евгений Җәмилов булуы да кәләш өчен зур сөенечтер, мөгаен. Шәхсән үзем мондый үзенчәлекле хәлгә беренче тапкыр тап булганга, ирексездән: "Ни өчен хатыныгызның фамилиясен алырга булдыгыз?" - дигән сорау белән мөрәҗәгатъ иттем: "Бу - безнең уртак карар. Яраткан кәләшем артыннан 4 ел йөрдем һәм, ниһаять, без бергә", - дип җавап кайтарды кияү. Чыннан да, бу парның йөзләрендә ихлас ярату, бәхет чаткылары, алар бер-берсен тапкан.

Ә менә әлеге истәлекле көндә туган көнен билгеләп үтүче Марсель Закиров һәм аның кәләше Олеся Левашкина (астагы рәсемдә) язылышу өчен бу датаны шактый алдан планлаштырганнар. Алар әлеге датаны ике ел зарыгып көтеп, бәхетле көннең гүзәл мизгелләреннән ләззәтләнәләр. Әйе, бу көнне яшь парлар барысы да бәхетле, алар яңа тормыш юлына олыдан-олы хыяллар, матур теләкләр белән атлыйлар. Яшьләрнең барысына да бәхетле, тигез тормыш, исән-сау, әхлаклы сабыйлар гына телисе килә.

Ике берлеккә хуҗа булу бәхете тәтегән парларга, һичшиксез, мә-хәббәттә бәхет елмаерга тиеш, ләкин сез ниндидер сәбәпләр аркасында ЗАГСка бу көнне эләгә алмагансыз икән, бер дә күңелегезне төшермәгез, иң мөһиме туй көненең саннары түгел, ә бер-береңне ярату, хөрмәт итү бит. Әгәр парлар арасында хөрмәт һәм аңлашу булмаса, монда инде бернинди саннарның сихри көче дә ярдәм итмәс, ахры. Өстәвенә, дин әһелләре дә, җомга булуыннан кала, бу көннең башка өстенлеген күрмиләр. Ничек кенә булмасын, бәхет алдыгызга үзе ишелеп төшмәячәк, әлбәттә. Уңышлы көннән файдалана белергә кирәк. Түгәрәк даталарда башкарган эшнең ахыры, һәрвакыттагыча, уртак тырышлык белән генә хәерле була. Бәхетле тормыш юлы сезгә, яшь парлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: свадьба