Хезмәт иткән сөенгән – рәхәтенә тиенгән
"ТНГ-Групп" җәмгыяте игелекле гамәлләре белән олысын-кечесен сөендереп яшәргә ярата. Шул исәптән ветераннарын зурлау - аларның иң изге бурычларының берсе. 14-16 декабрь көннәрендә "Сосновка" ял базасында җәмгыять ветераннарының чираттагы заезды булып узды. 15 декабрь көнне мин дә әлеге күңелле чараның шаһиты булдым: рәхәтләнеп бәйрәмне күзәттем, өлкән буын вәкилләренең нурлы йөзләрендәге бәхет...
"ТНГ-Групп" җәмгыяте игелекле гамәлләре белән олысын-кечесен сөендереп яшәргә ярата. Шул исәптән ветераннарын зурлау - аларның иң изге бурычларының берсе.
14-16 декабрь көннәрендә "Сосновка" ял базасында җәмгыять ветераннарының чираттагы заезды булып узды. 15 декабрь көнне мин дә әлеге күңелле чараның шаһиты булдым: рәхәтләнеп бәйрәмне күзәттем, өлкән буын вәкилләренең нурлы йөзләрендәге бәхет чаткыларын күреп, алар белән бергә шатландым.
Мөхтәрәм ветераннарны котларга "ТНГ-Групп" җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Шамил Фаикъ улы Мәһдиев, генераль директор урынбасары, эзләнү геофизикасы җитәкчесе Михаил Валентинович Крылов та килгәннәр иде. Шамил Фаикъ улы үзләренең остазларын сәламәт, матур килеш күрүенә һәм аларның бүген дә җәмгыять өчен кайгыртып яшәүләренә сөенечен белдерде, киләчәктә дә шундый яшь күңелле булып калуларын теләде.
Ә җәмгыять тарафыннан эшләнгән эшләрне өлкәннәр үзләре ни дәрәҗәдә бәяли соң? Алар ничек ял итәләр? Бу хакта ветераннарның үз фикерләрен белик.
Владимир Иванович Ульянов:
- "ТНГ-Групп" җәмгыятенә 43 ел гомеремне багышладым. Фәнни-техник идарәдә электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче монтер булып эшләдем. "Сосновка"дагы бу торак биналарны үз кулларыбыз белән төзедек, соңрак аларга хезмәт күрсәттек. Аллага шөкер, бүгенге көндә, "Хезмәтенә күрә - хөрмәте" дигән кебек, бу гүзәл урынның даими кунаклары без. Елдан-ел ешрак чакыралар. Ә Геофизиклар көне, спорт ярышлары ничек матур оештырыла! Биредә бик рәхәт, шәһәр шау-шуыннан соң бөтен җан-тән ял итә: нарат урманы дисеңме, чаңгысын да бирәләр, тимераяк кирәк булса, рәхим ит. Үзем ешрак саф һавада йөрергә, чаңгыда шуарга тырышам. Бүген дә табигатьнең матурлыгына хозурланырга чыктым менә.
Александра Ивановна Леванова:
- "ТНГ-АлГИС" җәмгыятенең геология бүлегендә 33 ел техник булып эшләдем. Аннан ветераннар советын җитәкләдем, гомерем буе профсоюз комитетында активист идем. "Сосновка" ял базасын 1965 елдан - эшкә килгәннән бирле беләм. Үзебезнең гомеребез дә шушында үтте, якыннарыбыз да читтә калмады. 5 балам да биредә тәгәрәп үсте - бәләкәй чакларында безгә ияреп, спартакиадаларга киләләр иде, үсә төшкәч, җәйге лагерьда ял итә башладылар. Хәзер инде лаеклы ветераннар рәтендә хөрмәтләнәбез. Җитәкчелекнең чакыруын үзенә күрә бер зур бәйрәм кебек кабул итәбез. Очрашулар югары дәрәҗәдә үтә: бу юлы да матур итеп каршы алдылар, беренче корпустан бүлмә бирделәр - чиста да, җылы да, уңайлы да. Онытмаулары, базаның елдан-ел яңаруы бик сөендерә. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп булсын.
Тельман Хамаҗан улы Сәйфиев (геофизикада 45 ел эшләп, газ каратажы технигыннан партия комплексы начальнигына кадәр вазифалар үтәгән):
- Без бит ераклардан җыелышабыз. Әнә бүген дә җәмгыятьнең Ижевск, Нурлат, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендәге бүлекчәләреннән ветераннар килгән.
Барыбыз да - гомерләребезне бер "уртак казан"га багышлаган, кайчандыр аның алга китеше өчен көн-төн тир түккән шәхесләр. Шулай булгач, фикерләребез дә уртак, сөйләшер сүзләребез дә бик күп. Ә биредәге саф һава, төз наратлар безнең саулыгыбызга, тәнебезгә уңай тәэсир ясап, савыктыра. Шуның өчен дә өйләребезгә таралышканнан соң да бик озак "Сосновка" турындагы хатирәләребезне күңелебездә йөртәбез һәм тагын чакыруларын түземсезлек белән көтәбез. Әле мондый чаралар белән генә чикләнмибез бит без. Күптән түгел җәмгыятебез борынгы Болгар, Биләргә сәяхәт оештырды. Бөек тарихы булган җирләрдә булып кайтканнан соң, чыннан да, ныклап уйланырга нигез бар.
Евгений Борисович Белоглазов ("ТНГ-ЛенГИС" җәмгыятендәге хезмәт стажы - 46 ел):
- Хезмәт юлымны техник оператор укучысы буларак башладым һәм өлкән диспетчер булып тәмамладым. Әле бүгенгедәй хәтерлим, урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, минем һөнәрем электр белән бәйле булачак дигән фикергә килдем. Ә беренче тапкыр электр белән бәйле эш - 6000 вольтлы электр тапшыру линиясе төзергә дигән тәкъдим килеп ирешкәч: "ю-ю-уук, бик югары көчәнеш, гомеремне куркыныч астына куясым килми" - дидем. Шулай итеп, түбәнрәк көчәнешле һәм җиһазлар белән эшли торган һөнәр эзләп, геофизикага килеп эләктем. Ә монда барысы да бар, электр да, җиһазлар да, романтикага бай геология хезмәте дә. Гомер буе җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләндем - профсоюз комитеты рәисе, иптәшләр суды рәисе булдым, бик күп спартакиадалар, очрашулар оештырырга туры килде. Озак еллар инде "ТНГ-ЛенГИС" җәмгыятенең ветераннар советын җитәклим - бүгенге көндә безнең бүлекчә составындагы ветераннар саны гына да 270 кешене тәшкил итә.
Галина Петровна Далбилова:
- Җәмгыятьтә 31 ел эшләдем, инженер-картограф вазифасын башкардым. Ирем Иван Алексеевич та хезмәт юлын шушы җәмгыятькә багышлады, балаларыбыз да "Сосновка"да тәгәрәшеп үстеләр. Үзебез төзедек, чистарттык, бергәләшеп бәйрәмнәрен дә уздырдык. Ә бүген менә предприятиенең зурлавына сөенеп яшибез. Шунысын билгеләп үтәсе килә, оешманың ветераннар советы рәисе Валентина Николаевна Панарина - искиткеч игътибарлы шәхес. Ул безнең һәрберебезнең исем-фамилиясен дә исендә тота, бөтен яңалыклар белән таныштырып, һәрберебезне игътибар белән тыңлап, ярдәм итеп яши, төрле җирләргә сәяхәтләргә җибәрә. Рәхмәт аңа.
Надежда Семеновна Володина:
- Техник-хисаплаучы булып 29 ел хезмәт иттем. Ирем Николай Иванович озак еллар геофизик партия начальнигы булды. Эшләгән елларыбызда да оешмабызның ныклы канатлары астында сыенып яшәдек: яхшы хезмәт хакы алдык, башка яктан да оешманың кайгыртуын тойдык. Хәзер дә кадер-хөрмәттә генә йөрибез, Аллага шөкер. Бүгенге көндә илдә һәм аннан читтә дә мәгълүм булган җәмгыять өчен зур горурлык хисе кичерәбез. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.
Шулвакыт бозда ял-йолт килеп, яшь кызлар кебек тимераякта шуып йөрүче ханымны күреп, үзем дә сизмәстән: "Сез теннис уйнарга килеп (бу көнне биредә яшьләр арасында теннис буенча турнир үтте), шундый яхшы мөмкинлеккә юлыктыгызмы?" - дип сорадым. "Юк, мин ял итәргә килдем, геофизика җәмгыятенең ветераны булам", - дип җавап бирде ул елмаеп. Бу актив сәламәт яшәү рәвеше алып баручы ханым "геоинформ" үзәгендә 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан Надежда Афонасьевна Потапова булып чыкты. "Мин - спорт сөюче, эшләгән вакытта да һәрвакыт төрле ярышларда җәмгыять данын яклап килдем. Хәзер дә ялкауланып ятмыйм, тәнемне, рухымны чыныктырам. Эх, рәхәт тә соң инде биредә! Бу матур традицияләр, дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә саклансыннар иде", - дип, үз кичерешләре белән уртаклашты ул.
Әйе, көннең чагыштырмача салкын булуы да хөрмәтле затларны куркытмады, ә киресенчә, яхшы кәеф кенә бүләк итте. Алар рәхәтләнеп саф һавада ял итеп йөрделәр, чаңгыда, тимераякта шудылар, теннис, шахмат яратучылар да үз урыннарын биләде. Ә кичен бай әзерләнгән бәйрәм өстәле артында Техника йорты артистлары гомер көзенә кергән абый-апаларның күңелен ачты, алга таба ветераннар, яшь-җилкенчәкләр кебек очынып-очынып, дискәтүктә бөтерелде. Кичен бүлмәләрдә утлар кабынгач, аларның үзләре өчен бик якын булган җәмгыятьтә эшләгән еллары, хезмәттәшләре, хезмәттә яуланган уңышлар, җәмгыятьнең киләчәге хакындагы мәңге тәмамланмас әңгәмәләре төн уртасына кадәр дәвам итте.
Мондый күңелле чаралар һәрдаим җәмгыятьнең генераль директоры Ринат Харисов, профсоюз комитеты һәм ветераннар советы инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелә. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен аларга чиксез рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа