Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмәнең Мактаулы гражданины Әхәт Галләмов турында

Кодашым "Кодаш" дисәм, күз алдымда - Гаҗәеп яшел таулар, Елгасына сакчы сыман Торучы биек ярлар. Уйсу җирдә күкрәп үскән Шул чаклы бөдрә таллар! Таулар аша офыклардан Чакыра алсу таңнар. "Кодаш" дисәм, үргә менәм, Таулар өстендә - урман, Урман эче печән, җиләк... Бәрәкәт белән тулган. Авылым тора күз алдымда, Таудан карагач...

Кодашым

"Кодаш" дисәм, күз алдымда -

Гаҗәеп яшел таулар,

Елгасына сакчы сыман

Торучы биек ярлар.

Уйсу җирдә күкрәп үскән

Шул чаклы бөдрә таллар!

Таулар аша офыклардан

Чакыра алсу таңнар.

"Кодаш" дисәм, үргә менәм,

Таулар өстендә - урман,

Урман эче печән, җиләк...

Бәрәкәт белән тулган.

Авылым тора күз алдымда,

Таудан карагач менеп.

Гел кайтып-күреп торсам да,

Һаман сагынам кебек.

Әлеге шигырь юлларының авторы - Әхәт Галләмов. Аның турында табылган мәгълүматлар хакында Бөгелмә механика заводыннан редакциягә шылтыратып хәбәр бирделәр. Әхәт Галләмов исеме онытылу, күпләрнең аның кем икәнлеген белмәүләре аларны борчуга салган. Чыннан да, кем соң ул Әхәт Галләмов? Ул - Бөгелмәнең Мактаулыгражданины исеменә лаек кеше. Рәсми кәгазьләрдә Әхәт Галләмов хәрби хезмәткәр дип язфла һәм 1987 елның 29 октябрендә шәһәр Советы башкарма комитеты карары белән "Мактаулы гражданин" исеме бирелү хакында гына әйтелә.

Бөгелмә механика заводының ветераннар советы җитәкчесе Валерий Константинов аның әлеге заводта эшләгәнен белеп алгач, мәгълүматлар тупларга керешә. Заводта чыккан "Нефтемаш" газетасы битләреннән язмалар туплый, туганнары белән очрашып сөйләшә.

Ни өчен без әлеге шәхес турында сүз кузгаттык соң? Чөнки ул - Бөек Ватан сугышында катнашып, исән кайткан кеше. Әхәт Галләмов өч Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Хәрби хезмәтләр өчен", "Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышында үткән юлын ул үзенең автобиографиясендә язып калдырган: "Хәрби вакыт программасы буенча, хәрби училище тәмамлагач, Урал хәрби округына инженер-мина взводына командир буларак юлландым. Ул 16 нчы инженер-мина бригадасына керә иде.

Бригаданы 1943 елда фронтка җибәрделәр. 3 нче Белоруссия фронты, инде яңа 31 нче инженерлар бригадасы составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаштым. Смоленщина, Орша, Борисов, Минск, Лида, Гродно, Августов, Сувалки шәһәрләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиянең Инстенбург, Кенигсберг, Хоилигинбаиль шәһәрләрен алуда катнаштым. Аннары Украина фронты составында Берлин янында узган сугышларда Легниц, Герлиц шәһәрләрен алуда, Чехословакиянең көнбатыш регионнарын азат итүдә катнаштым. 31 нче инженер-мина бригадасы өчен сугыш Чехословакиянең Яблонец шәһәрен азат итү белән төгәлләнде", - дип яза ул.

Әхәт Мөэмин улы Галләмов - сугыш инвалиды. Яралангач, госпитальдә ята, ләкин терелеп бетү белән янә үз бригадасына кушыла.

Сугыш тәмамлангач, Әхәт Галләмов хәрби юлны ташламый. Совет Армиясе составында кала. Австрия, Венгриядә оккупация гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннары Кызылармиячеләр инженерлык гаскәрендә хәрби-инженерлар училищесы курсанты була, взвод командиры, рота командиры урынбасары, рота, батальон командиры, аерым часть батальоны командиры вазифаларын үти. 1964 елда подполковник исемендә запаска озатыла.

Шуннан соң туган ягына - Бөгелмәгә әйләнеп кайта. Бөгелмә механика заводына өлкән инженер-технолог булып эшкә урнаша. Әлеге эше белән бергә башлангыч хәрби әзерлек мәктәбе эшчәнлеген алып бара.

Әхәт Галләмов туплаган гаилә альбомы моңа кадәр күргәннәрдән нык аерылып тора. Ул үзеннән соң калган буын өчен истәлеккә фотолар гына түгел, ә аңлатмалар да язып калдырган. Һәр гаилә әгъзасының фотосы янына аның кем булуы хакында мәгълүмат бар. Әхәт Мөэмин улының шигырь җыентыгы да дөнья күргән. Әлеге китапны аның туганнары илебез өчен, якты киләчәгебез өчен яу кырында көрәшкән шәхеснең истәлеге буларак саклый.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фотолар - гаилә фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса