Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмә лаеклыларына -- лаек бүләк

Җəмилə Шакировадан кайчан эшли башлавы турында сорашканда, ул бер тоткарлыксыз əлеге учреждение ачылган көннəн алып, ягъни 1975 елның 8 августыннан дип җавап бирə. - Хезмəт юлымны Бөгелмə балалар хастаханəсенең яңа туган балалар патологиясе һəм җитлекми дөньяга килгəн сабыйларны тернəклəндерү бүлегендə өлкəн шəфкать туташы буларак башладым. 1995 елдан - хастаханəнең баш...

Җəмилə Шакировадан кайчан эшли башлавы турында сорашканда, ул бер тоткарлыксыз əлеге учреждение ачылган көннəн алып, ягъни 1975 елның 8 августыннан дип җавап бирə.

- Хезмəт юлымны Бөгелмə балалар хастаханəсенең яңа туган балалар патологиясе һəм җитлекми дөньяга килгəн сабыйларны тернəклəндерү бүлегендə өлкəн шəфкать туташы буларак башладым. 1995 елдан - хастаханəнең баш шəфкать туташы мин. Медицина ягыннан караганда да, оештыру мизгеллəре буенча да үтə җаваплы эш бу. Əмма ничек кенə кыен булмасын, үз эшемне бөтен барлыгым белəн яратып башкарам, - ди Җəмилə ханым. Бəлки, кайсыдыр бер өлкəдə икенчерəк тə була аладыр, лəкин педиатриядə, балалар белəн эшлəүдə һөнəреңне яратмыйча мөмкин түгел. Чөнки балалар - үтə сизгер халык, алар үзлəренə карата җылы мөнəсəбəтне бик тиз сизеп алалар. Нəкъ шуңа күрə дəвалаучыларның балага ягымлы карашы авыруга беренче ярдəм ролен үти дə инде. - Балаларның сəламəтлегеннəн дə кыйммəтлерəк бернəрсə дə юк, - ди Җəмилə Шакирова.- Эшлəү дəверендə төрле язмышлар, төрле ситуациялəр белəн очрашырга туры килə. Сəламəтлек өлкəсендə урта медицина персоналының роле искиткеч зур. Кайвакытларда нəкъ менə аларның үз эшлəренə намус белəн каравы, тоемлый алу сəлəте нəтиҗəсендə пациентларны коткарып калуга ирешелə.Үз һөнəри бурычын намус белəн башкарганы һəм сəламəтлек саклау өлкəсендə күпьеллык нəтиҗəле хезмəте өчен Җəмилə Ибəт кызы Шакирова РФ Сəламəтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белəн бүлəклəнə. Əлеге олы бүлəк тантаналы шартларда Татарстан Республикасы шəфкать туташларының Əлмəттə узган күчмə конференциясендə тапшырыла. "Минем өчен бу көтелмəгəн хəл булды, - ди Җəмилə ханым. - Конференциягə китəр алдыннан баш табибның кадрлар буенча урынбасары Светлана Ивановна, бəлки, сəхнəгə дə чыгарга туры килер əле сиңа, дип əйтеп куйган иде анысы. Моннан бер ел элек үк инде Бөгелмə үзəк район һəм балалар хастаханəлəре җитəкчелеге, бергəлəшеп, Сəламəтлек саклау министрлыгына мине бүлəклəүгə ходатайство җибəргəн булган икəн. Эшемне менə шушы рəвешле югары бəялəгəннəре өчен җитəкчелеккə дə, күп еллар инде дус һəм тату эшлəгəн коллективыма да зур рəхмəтлемен. Персоналның нəтиҗəле хезмəте, шəхси уңышлар, коллектив белəн ирешкəн яңа үрлəр белəн учреждениебезнең тарихы языла да инде".
Гөлчəчəк ВƏЛИЕВА.Автор фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса