Бөгелмә бакчачыларына берничә файдалы киңәш
Ноябрьдә бакчада үсентеләрне утырту һәм күчереп утырту тәмамлана. Тотрыклы салкыннар башланганга кадәр эшләр бар әле. Җәй һәм көздә бакчада озаклап кулланылган эш коралларын чистартып, ремонтлап, машина мае, солидол яки аяк киеме кремы белән майлап, саклауга куегыз. Әзерләүгә салган компостны пленка белән каплагыз, туңмаса яхшырак булыр. Бакчаның өске башында канау чокып...
Ноябрьдә бакчада үсентеләрне утырту һәм күчереп утырту тәмамлана. Тотрыклы салкыннар башланганга кадәр эшләр бар әле.
Җәй һәм көздә бакчада озаклап кулланылган эш коралларын чистартып, ремонтлап, машина мае, солидол яки аяк киеме кремы белән майлап, саклауга куегыз.
Әзерләүгә салган компостны пленка белән каплагыз, туңмаса яхшырак булыр.
Бакчаның өске башында канау чокып калдырырга онытмагыз: бу язын туфракның өске, уңдырышлы катламын су агызып алып китүдән сакларга булышыр.
Карны очыртып бетерә торган участокларга чыршы ботаклары, агачтан корылмалар урнаштырыгыз, бу кышын карны сакларга булышыр.
Җимеш агачлары төпләренә 10-15 сантиметр калынлыкта торф яки тирес таратып салыгыз.
Агачларда яра эзләре бар икән, көннәр җылырак чакта аларның төп ботакларын агартыгыз.
Бакча җиләге түтәлен торф яки чыршы ботаклары белән каплагыз.
Җәй буе хезмәт иткән торба, шланглар һәм савытлардан суны түгәргә онытмагыз. Зур булмаган савытларны аударып куегыз, зурларының өстен такта һәм пленка белән каплагыз.
Су ага торган канауларны кышка чистартып калдырыгыз.
Җиргә кар ятканчы, бакчадагы яфракларны җыеп, компостка салыгыз.
Парникларны консервацияләп куегыз: рамнарын буягыз, кирәк икән, пыялаларын алыштырыгыз, замазкаларын яңартыгыз. Рамнарны коры урында саклагыз.
Баз тирәләрен, яшелчә саклау урыннарын ныгытыгыз. Яшелчәләр һәм кышка әзерләнгән консервалар сакланган урыннарны күзәтеп торыгыз.
Җылы көздә участоктагы туфракка, әгәр дә ул әче икән, ай ахырына кадәр известь кертергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа