Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Йөрәк җылысын кушып

Яңа ел алдыннан безнең Бөгелмә районы Акбаш авыл җирлеге ветераннары алга таба да искә төшкән саен күңелләргә рәхәтлек биреп торырдай мизгелләр бүләк иткән игелекле эш башкарды – “Ялкын” приютында тәрбияләнүче балаларны сөендереп кайттык әле.

Бу көнгә без бер ай алдан әзерләнә башладык. Башта приюттагы балалар санын, ничә яшьлекләр икәнен ачыкладык. 3 яшьтән 13 яшькәчә өч дистәдән артык бала икән, барысына да матур-матур бизәкләр белән җылы оекбашлар бәйләдек. Бу игелекле эштә элек Акбашта сыер савучы булып эшләгән Саҗидә Заһирова, шулай ук ветераннарыбыз Гөлсинә Хәмидуллина, Анна Кузнецова бик теләп ярдәм иттеләр. Җирле Совет депутаты Илнур Хөснуллин, безнең бу инициативаны хуплап, җепләр, күчтәнәчләр алырга акча бирде.    

Яңа ел бәйрәме алдыннан, авыл җирлеге  башлыгы Рәзгать Хуҗиев белән бергәләп, чын күңелдән әзерләгән бүләкләребезне һәм татлы-тәмле күчтәнәчләрне балаларга үз кулларыбыз белән өләшеп тә кайттык.

Балалар үзләре дә безне көтеп торганнар икән. Матур итеп җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Бик шатландылар без килгәнгә. Алардан бигрәк, үзебез шатландык. Шагыйрьләрчә әйтсәк, үзебезнең йөрәк җылысын шул балаларга бирдек,  аларның йөрәк җылысын исә үзебез алып кайттык.

Абруй НАСЫЙРОВА,

Акбаш авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса