Ярдәм кулы сузалар.
Спас авыл җирлегендә пандемия вакытында кешеләргә адреслы с оциаль ярдәм күрсәтелә.
Килеп туган эпидемиологик вәзгыять вакытында Спас авыл җирлегендңә өч гаилә аеруча кыен хәлдә калдылар. Муниципаль берәмлек башлыгы Алексей Мухалев әлеге гаиләләргә азык-төлек тупланмалары тапшырды. Мондый адреслы социаль ярдәм районда химаячелек ярдәме күрсәтү акциясен оештыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Акциягә сәүдә челтәрләре вәкилләре, җирле продукция җитештерүчеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, Спас авыл җирлеге депутатлары, шулай ук «ДоброДом». Волонтерлары кушылды.
Пенсия яшендәге кешеләрне көндәлектә иң беренче чиратта кирәкле товарлар белән волонтерлар тәэмин итәләр. Әйтик, авылда ваклап сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләрдән Асия Исаева (Исаева ХП) һәм Алсу Тазова (Зайров ХП) кирәк-яракларны аларның өйләренә үк илтеп бирәләр.
Дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү Спас һәм Ефановкка ФАПлары тарафыннан башкарыла. Җирле фельдшерлар Евгения Хисмәтова белән Зарина Мәхәмәдова авыл кешеләреннән башта кемгә нинди дару кирәклеген белешәләр, аннары шәһәргә барып, аларны берьюлы алып кайталар.
Екатерина ФӘРХЕТДИНОВА
Автор фотосы
#СидимДома#Самоизоляция#БугульминскийРайон#СпасскоеСельскоеПоселение#Спасское#Ефановка#Бугульма#Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа