Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Туган телдә сөйләшәм

Прогресс авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәктәп укучылары өчен “Туган телем - назлы гөлем” дигән темага викторина узды.

Ул туган тел коненә багышланды. Чарада катнашучылар бу көнне татар теле сүзлекләре белән таныштылар, сөйләм этикеты төшенчәсе буенча фикер алыштылар, тәкъдим ителгән текстта грамматик хаталарны таптылар, алдан ук әзерләп куелган викторина сорауларына жаваплар эзләделәр, китап һәм тел турында беренче өлеше тәкъдим ителгән мәкаль- әйтемнәрнең ахырын әйтергә тырыштылар, табышмаклар чиштеләр, фразеологик әйләнмәләрнең мәгънәләрен аңлаттылар.

Китапханәче сөйләвеннән алар дөнья телләре, туган телнең шул телдә сөйләшүче халыкның асыл сыйфатларын, тарихын, рухиятен ничек чагылдыруы турында мәгълүматлы булдылар.  

 

 Галия ЗИННӘТУЛЛИНА,

 Прогресс авылы китапханәсенең даими укучысы

 Миләүшә МИНХӘЕРОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса