Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Китапларында – җанлы тормыш

Кодаш авылы китапханәсе укучылары “Нина Павлованың китапларын укыйбыз” дип исемләнгән IV төбәкара акциядә катнаштылар.

Чараның төп максаты - Нина Михайловна Павлованың иҗатын популярлаштыру һәм аның китаплары аша балаларда үсемлекләргә, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү, туган табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү.

         Китапханәче үз чыгышын авторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырудан башлады.

         Нина Михайловна Павлова 1897 елның 8 февралендә Ростов өлкәсенең Сулин шәһәрендә дөньяга килә. Аның биолог һәм язучы булуында гаиләсе зур роль уйный. Әнисе - Ольга Андреевна китапханәче булып эшләгән һәм үз балаларында кечкенәдән үк яхшы китапка, рус һәм дөнья әдәбиятына карата хөрмәт тәрбияләгән. Балалар үсешендә әтисенең роле аерым урын алган. Михаил Александрович Павлов балалары өчен хезмәт сөючәнлек һәм үз эшенә бирелгәнлек үрнәге булган.

         Алга таба биредәгеләр ни өчен Нина Павловага “Карлыган патшасы” дигән кушамат тагылганын белделәр. Чөнки ул күп еллар карлыган җимешенең яңа сортларын өйрәнү һәм чыгару белән шөгыльләнгән.

         Кычкырып уку өчен “Хәйләкәр тузганак” (“Хитрый одуванчик”), “Башмаклар” (“Башмачки”) һәм “Сары, ак, шәмәхә” (“Желтый, белый, лиловый”) дигән китаплары сайланды. Укучылар зур кызыксыну белән тәкъдим ителгән китапларны тыңлап, алдагы сорауларга тырышып җавап бирделәр. “Нина Павлова үз әсәрләрендә укучыларга нәрсә җиткерергә теләгән?” - дигән сорауга алар: “Табигатьне, җәнлекләрне, үсемлекләрне сакларга”, - дип җавап бирделәр. “Күп еллар элек Нина Павлова үз алдына балаларны кечкенәдән үк хикәяләре аша табигатьне аңларга өйрәтү бурычын куйган. Сезнеңчә, ул әлеге бурычын үтәгәнме?” Балалар бертавыштан: “Әлбәттә”, - дип җавап бирделәр.

         Китапханәдә узган тәүге чара укучыларда зур кызыксыну уятты. Табигатьне, тирә-юнебезне, анда яшәгән барлык җан ияләрен саклауның мөһим икәне төшендерелде.

 

Ирина КӘРИМОВА,

Кодаш авылы китапханәчесе

 Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса