Кешеләрең белән горурлан, җирем!
Һәр кешедә - олы кешеме, әллә баламы – гомерендә бер генә тапкыр булса да “Ата-бабаларымның туган җире, нәсел-ыру тамырлары каян килә?” -, дигән сорау туа торгандыр.
Чөнки һәр кешенең туган җире, туган теле, туган мәдәнияте булырга тиеш. Әмма бу тамырларның иң төплесе һәм әһәмиятлесе - үзең яшәгән урында. Нәкъ менә Зеленая Роща авылы барлыкка килү тарихы, аны һәм “Орлыкчылык” ТПХ (тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы) оештырган һәм таныткан кешеләр турында район һәм “Хроника - йөзләрдә” проектлары, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында узган “Мондый кешеләр белән горурлан” әдәби-музыкаль композициясе вакытында сүз барды. Авыл мәдәният хезмәткәрләре бирегә җыелучыларга зур хөрмәт, горурлык, мәхәббәт белән авыл язмышындагы шатлыклы һәм күңелсез вакыйгалар, аның мактаулы гражданнары, Зеленая Рощаның тарихи һәм төбәк һәйкәлләре, монда яшәүчеләрнең акылы, йөрәге аша җитлегеп һәм алар хезмәте ярдәмендә яшеллеккә күмелгән җирнең матурлыгы турында сөйләделәр. Музыкаль фрагментлар астында экранда якташларның: фронтта һәлак булган авылга беренче күченүчеләрнең, колхозчыларның, сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, орден-медальләр кавалерларының, гади механизаторларның һәм терлекчеләрнең фотосурәтләре пәйда булды... Һәм синең шушы көтелмәгән гүзәллекләре ачылган искиткеч ямьле, күңелләрне тетрәндерердәй язмышлы җирдә туу бәхетеннән йөрәкләр кысылып куйды,- ди чараны оештыруда актив катнашкан мәдәният хезмәткәрләре О. Бородина, О. Миронова, Г.Жук. һ.б.
Ирина ИШКОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа