Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Карабаш мәдәният йортында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр

Юлларда сак булыйк

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү Карабаш мәдәният йорты эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала бирә. Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Күңелле светофор” уен программасы оештырылды һәм үткәрелде. Аның кысаларында эстафета, викторина һәм күңелле блиц-сораштыру үткәрелде. Балалар теге яки бу юл хәлендә үз-үзләрен тоту турында сөйләштеләр, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр, алган мәгълүматны уеннарда, инсценировкаларда кулланырга өйрәнделәр һәм көндәлек тормышта да онытмаска сүз бирделәр. Иҗади бәйгедә яшьләр, үз фикерләренчә, бистәләрендә кирәк булган юл билгеләрен ясадылар.

Балалар чара ахырында юл йөрү кагыйдәләре турында табышмаклар чиштеләр һәм татлы бүләкләр кабул итеп алдылар.

Ю. ТӨХБӘТУЛЛИНА, Карабаш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса