Бүген дә актуаль
Прогресс авыл китапханәсендә Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” дигән әсәре буенча әдәбият сәгате узды.
Китапханәче башта авторның биографиясе белән таныштырды, Гайдар тәхәллүсенең (псевдонимының) каян алынуы турында сөйләде. Очрашуда катнашучы балалар А. Гайдар әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләр карадылар, аннары викторина сорауларына җавап бирүгә күчтеләр, кроссворд чиштеләр.
Укучылар язучының әсәрләрен яратып укуларын, алар буенча шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.
Миләүшә МИНХӘЕРОВА,
Прогресс авылы китапханәчесе
Венера НАСЫЙБУЛЛИНА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа