Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Бөгелмә районы Акбаш авылында кышкы уеннар уйнаганнар

Кышкы озын кичләрне менә шулай мавыктыргыч итеп үткәрергә була.

Кыш - әкияти маҗаралар, актив ял, спорт белән шөгыльләнү вакыты. Акбаш авылы китапханәчесе “Сәламәт булу, актив яшәү - ул стильле, позитив яшәү” дип исемләнгән бәйге-уен программасы үткәрде.  

Балалар бик теләп барлык хәрәкәтчән конкурсларда да актив катнаштылар, җитезлеккә, зирәклеккә караган биремнәрне үтәделәр, тизлек һәм төгәллеккә багышланган бәйгеләрдә үзара ярыштылар. “Суык викторина” сорауларына бердәм җавап бирделәр, кыш темасына караган табышмакларны чиштеләр, “Кышкы әкиятләр”гә караган сорауларга җавап бирделәр. Актив катнашкан өчен барысы да татлы призлар алды. 

 

Эльза ХАННАНОВА, Акбаш авылы китапханәчесе 

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса