Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл яңалыклары

Авылым моңнары

«Авылым моңнары» дип исемләнгән йомгаклау концерты үтте

   8 нче май көнне Татар Димскәе мәдәният йортында «Авылым моңнары» дип исемләнгән йомгаклау концерты үтте.

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан  Россия Федерациясендә 2019 ел “Театр елы” дип игьлан ителде. Шул уӊайдан “Хыял” халык театры коллективы Таҗи Гыйззәтнеӊ “Чаткылар” спектакленнэн өзек тәкъдим итте. Рафаэль Шәйхуллин, Зелера Камалиева һәм Римма Низамова уйнаган сәхнә күренешен халык бик җылы кабул итте.

    Безнең мәдәният йорты халык традицияләрен саклап калуда, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә. Күптәннән эшләп килүче «Чишмәкәй» балалар фольклор коллективы төрле чараларда катнашып килә. Йомгаклау концертында бу коллектив «Кичке уен» йоласын күрсәтте. Шулай ук концертта Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышлап Зелера Камалиева «Бәйрәм бүген», ә Азалия Романова Муса Җәлил иҗатыннан “Күршеләр” шигырен сөйләделәр. Эльвира Камалиева, Илнур Иркәгалиев, Рәзинә Вәлиәхмәтова, Зөлфия Закирова, Римма Низамова үзләренең моңлы җырлары белән барыбызны да әсир итте. Яшь җырчыларыбыз Оксана Романова, Алина Гыйләҗева башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Рәзинә Вәлиәхмәтова, яшь биючеләребез Ләйлә Фәйзуллина, Лилия Нәгыймова, Азалия Миннебаеваныӊ   дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде.

    Концертыбызда катнашкан үзешчәннәребезгә зур рәхмәтемне җиткерәм һәм киләчәктә дә бергә эшләргә язсын иде дигән теләктә калам.

Гөлнара Рәхимова, Татар Димскәе мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса