Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда җылы көннәр һәм явым-төшемнәрне салкыннар алыштырачак

Буран җомгадан шимбәгә каршы төндә башланачак, ә шимбә көнне карлы яңгыр явачак. Аннары кисәк суытачак.

 Иртәгә, 13 февральдә, Татарстанда аномаль җылылык һәм явым-төшемнәр көтелә.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, буран җомгадан шимбәгә каршы төндә башланачак, ә шимбә көнне карлы яңгыр явачак. Аннары кисәк суытачак.

«Җылы вакытлыча гына булачак. Бу республика циклонның җылы секторында (ул Атлантикадан киләчәк) урнашуы белән бәйле. Шунлыктан 13 февральдә көндез температураның терекөмеш баганасы +2 градуска кадәр күтәреләчәк», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, иртәгә Казанда тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска югарырак булачак, бу – җитди аномалия. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура норма буенча -12 градус тәшкил итәргә тиеш. Алга таба без әлеге циклонның тыл өлешендә калачакбыз һәм республикага янә Арктикадан салкын һава үтеп керәчәк.

«Без циклонның тыл өлешендә, Арктик һава массалары йогынтысында булачакбыз. Төньяк агымнар нәтиҗәсендә температура кисәк түбәнәячәк», - дип ачыклык кертте спикер.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 15 февральдә көндез һава температурасы -16, 16 февральдә көндезге сәгатьләрдә -17, 17 февральдә исә -18 градус тәшкил итәчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса