Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Төбәк территориясендә салкын һава торышы саклана.
Иртәгә, 7 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.
Төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык хасил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, төбәктә салкын һава торышы сакланачак.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роман Вильфанд Татарстанда март аенда һава температурасының бер күтәрелеп, бер төшеп торуы турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа