Синоптиклар Россиядә аномаль җылы кышның сәбәбен аңлатты
Атлантик океаннан килгән җылы һава агымы Россия халкы өчен гадәти булмаган һава торышының сәбәбе булып тора.
Атлантик циклоннар Россиядә быелгы кышның аномаль җылы килүенең сәбәбе булып тора. Бу хакта “Метеохәбәрләр” порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Россия территориясенә Атлантикадан чираттагы циклон якынлашты. Ул моңа кадәр Көнбатыш Европаның кайбер илләрендә көчле җилләр кузгатты.
Метеорологлар безнең илдә көчле явым-төшем булу ихтималының аз, шул ук вакытта җилләр җылы һава алып килүен, шуңа күрә Россия тигезлекләренең шактый өлешендә яңгырлар явуы мөмкинлеген вәгъдә итә.
Хәзер Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясенә эләккән хәлдә тора. Шуңа бәйле рәвештә республикада уртача салкын һава торышы урнашачак.
“Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа