Иртәгә Бөгелмәдә буран көтелә
Һава торышы

Иртәгә Бөгелмәдә буран көтелә

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, шимбә көнне болытлы, карның күп итеп явуы көтелә, томан төшәчәк, салкынча җил исәчәк.

16 гыйнварда Бөгелмәдә болытлы һава көтелә.

Төнлә һава температурасы -6…-9 градус, ә көндез -4…-9 градус булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7 м, көчәйгәндә секундына 13 м га кадәр. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 721 мм. тәшкил итә.

Юлларда кар көртләре булачак, дип хәбәр итә метеорологлар.