Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, җомга көнне, болытлы, карның күп итеп явуы көтелә, томан төшәчәк, әкрен җил исәчәк.
Бүген Бөгелмәдә болытлы һава көтелә. Төбәк юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин. Һава температурасы -5.. -8.. °. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4 м, көчәйгәндә секундына 8 м га кадәр. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 724 мм. тәшкил итә.