Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Үзәк китапханә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап күргәзмә оештырды

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, үзәк китапханәнең абонемент бүлеге "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм...

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Декрет кабул итә.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, үзәк китапханәнең абонемент бүлеге "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр.

Илдус Таһировның "На изломе историй" дип аталган китабында - төрле елларда язылган язмалар җыентыгында - заманыбызның тарихи мәсьәләләре, Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләр турында бәян ителә.

А. Кәбировның "Нам жить и помнить" китабында Татарстан АССР халкы тормышының Бөек Ватан сугышы елларындагы төрле аспектлары яктыртыла, фашизмны Җиңүгә республикабыз халкы керткән өлеш һәм аның роле тасвирлана, якташларыбызның хезмәттәге фидакарьлеге турындагы хәтерне саклау турындагы мәсьәлә күтәрелә.

Бүгенге көндә нәшер ителә торган вакытлы матбугат: "Татарстан", "Идел", "Казань", "Республика Татарстан", "Вечерняя Казань" һәм башка газета-журналлар шулай ук республикабызның үсеш юлын, халкының бүгенге тормышын ачык күрсәтә.

Светлана КЛЕЦОВА,

Әйдәп баручы китапханәче.

Ольга Карпова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса