Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Җәйне – файдалы итеп

Җәй айларында 14 - 18 яшьлек үсмерләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Ни өчен дигәндә, нәрсә белән шөгыльләнергә, вакытын ничек үткәрергә белмәгән, әти-әниләре эштә, шуңа күрә тулы контрольсез калган балаларның кайвакыт кырын эшкә күңел сала башлавы беркемгә дә сер түгел. Әлеге мәсьәләнең гаять әһәмиятле икәнен Бөгелмә...

Җәй айларында 14 - 18 яшьлек үсмерләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Ни өчен дигәндә, нәрсә белән шөгыльләнергә, вакытын ничек үткәрергә белмәгән, әти-әниләре эштә, шуңа күрә тулы контрольсез калган балаларның кайвакыт кырын эшкә күңел сала башлавы беркемгә дә сер түгел.

Әлеге мәсьәләнең гаять әһәмиятле икәнен Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәгендә аңлап эш итәләр. Үзәк директоры Эльвира Ризванова сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан быел җәй көне Бөгелмә шәһәре һәм районында 650 баланы эш белән тәэмин итү бурычы куелган булса, фактта 891 бала эшкә урнаштырылган, шулай итеп, план 37 процентка арттырып үтәлгән, ягъни тагын 241 укучы үз хезмәте белән гаилә бюджетын тулыландыра алган.

Мәшгульлекне оештырудагы чыгымнарга килгәндә, алар түбәндәгечә бүленгән: ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матди ярдәм күләмен бер балага 1 275 сум күләмендә биргән (Бөгелмә шәһәре һәм районына - 928 мең 750 сум); Бөгелмә муниципаль районы бюджетыннан тулаем 776 мең 640 сум бүленгән; эш бирүчеләр исә 2 миллион 10 мең сум түләгән.

Балаларның җәйге мәшгульлеген оештыру өчен шәһәр һәм районда эшли торган 114 предприятие, бюджет оешмасы белән килешүләр төзелгән. Әлбәттә, әлеге оешма җитәкчеләре үзләренең киләчәге турында кайгырта дип әйтергә тулы нигез бар, чөнки бүгенге көндә аларның күпләре үзләрендә кадрлар кытлыгы, эшче куллар җитми дип зарланырга ярата һәм квалификацияле хезмәткәрне "һавадан төшәр" дип көтә, әмма алай булмый шул... Яшь белгечләр килсен өчен аларны җәлеп итү, кызыксындыру чараларын күрә белергә кирәк. 14 - 18 яшьлек баланы кызыксындыра, эшенялын тиешле оештыра алсаң, хезмәтен тиешенчә бәяләсәң-түләсәң, мактау сүзләрен кызганмасаң, киләчәктә нәкъ шушы егет-кызларны үз хезмәт коллективыңда күрү ихтималы да зуррак була түгелме соң инде?! Хәер, ни кызганыч: "Алма пеш, авызга төш", - дип уйлаудан, зарланудан ары уза алмаган, яшь буынны эш белән тәэмин итә алмаганнар да күп шул әле. Монда уңай мисалга "ТНГ-Групп" җәмгыятен китерергә мөмкин, җәй айларында анда 89 баланы эш белән тәэмин итеп, аларның мәшгульлеген оештыра алганнар.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшкә урнаштырганда баланың нинди гаиләдә тәрбияләнүен дә күз уңында тота икән. Беренче чиратта, социаль яклауга мохтаҗ балалар: тулы булмаган, ишле гаиләдәгеләрне эшкә урнаштыру бурычын куеп эшлиләр. 124 бала нәкъ менә шундый категориягә караган булган. Алар үзләренең хезмәтләре белән гаилә бюджетына файда китергән һәм уку елына әзерләнергә мөмкинлек тудырган.

Тулаем алганда, балаларның җәйге мәшгульлеге мәсьәләсе Бөгелмә муниципаль районында тиешле дәрәҗәдә хәл ителгән, аның уңай тәэсире ел әйләнәсенә сизелер әле дип, ныклы ышаныч белән әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X