Язгы боз ышанычсыз ул
Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый. Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма.
Юлия ЧУРИНА,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Елга тамакларында, тизагымлы, яисә чишмә бәреп торган урыннарда, суүсемнәр, агач-куаклар, камыш үскән җирләрдә боз ышанычлы түгел. Һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими дигән сүз. Ныкчам боз яшькелт төстә була, аксыл бозның ныклыгы икелә-тә кимрәк, ә инде соры, саргылт төстәгесе бөтенләй дә ышанычсыз. Тагын бер мөһим нәрсә - бозның ныклыгын аяк тибеп тикшермәгез! Бу чорда иң мөһим кагыйдә - боз өстеннән йөрмәскә!
Шулай да, боз ватылып, суга төшеп киткән оч-ракта ни эшләргә? Паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тыныч суларга тырышыгыз; колачыгызны җәеп, ике яклап боз читенә эләгергә һәм гәүдәгезне агым уңаена горизонталь хәлдә тотарга тырышыгыз; түшегез белән боз читенә ятып, башта бер аягыгызны, аннары икенчесен боз өстен чыгарырга кирәк; боз ватылмыйча, сезнең гәүдәне тота икән, тәгәрәп, ярга таба хәрәкәтләнегез.
Әгәр дә сез ярдәм күрсәтәсез икән: озын таяк, такта, бау ише нәрсә тотыгыз. Шарф, каеш яки кием-салымны кулланырга була; аяк-кулларны як-якка җәеп, капланып ятыгыз, шул ук вакытта коткару чараларын алдан шудырып, суга таба шуы-шыгыз; судагы кеше янына барып җитәргә берничә метр ара калгач, туктагыз һәм аңа коткару чарасын ыргытыгыз; суга чумучыны сак кына тартып чыгарыгыз, бергәләп шуышып, куркыныч урыннан читкәрәк китегез; зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа беренче ярдәм күрсәтегез: юеш киемнәрен салдырып, тәнен спиртка яки аракыга манчылган сукно кисәге яки кул белән кызарганчы ышкыгыз. Кайнар чәй бирегез. Суга чумган кешеләрнең күпчелеге батып түгел, ә өшүдән җан тәслим кыла. Аны тизрәк җылытырга кирәк: җылы душ, сауна, мунча, коры кием кидерү, кайнар чәй эчерү һ.б. Бигрәк тә күкрәкне, арканы кыздыру зарур. Зыян күрүчегә алкогольле эчемлек эчертә күрмәгез - бу очракларда ул бик куркыныч. Әлбәттә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләрне чакырыгыз.
Ата-аналарга бер киңәш: балаларны ялгыз калдырмагыз, бигрәк тә сулыклар янында. Алар язгы бозның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен белеп торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа