Балалар үлемен булдырмау һәм янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең әзерлеген тикшерү - 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән укуларның төп максаты шундый иде.
Павел АЛЕКСАНДРОВ,
Бөгелмә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы,
эчке хезмәт капитаны.
Әлеге чара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәр-ләре җитәкчелегендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында үтте. Укулар дәвамында афәт килгән очракта объект администрациясе, хезмәткәрләр, укучыларның эш-гамәлләре ныгытылды, инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләре язылган истәлек кәгазьләре таратылды.
Уку шартлары буенча икенче каттагы бер бүлмәдә "янгын" чыкты. Ут тиз арада бинаны камап алырга ашыкты. Мәктәпнең техник хезмәткәре янгын чыгу турында "01" телефоны буенча коткару хезмәтенә шылтыратты. Кешеләр күп булган объектта төп бурычларның берсе - вакытында эвакуация үткәрү. Автомат янгын сүндерү сигналы яңгыраганнан соң, янгын сүндерү машинасы килгәнче үк, өлкәннәр ярдәме белән, берничә минут эчендә 248 кеше мәктәп бинасыннан уңышлы чыгарылды. Янгын сүндерүчеләр күтәртмәле баскыч ярдәмендә икенче катта "калган" бер укучыны коткардылар.
Эвакуация эшен оештыру буенча объект хезмәткә-ренең эше күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре тарафыннан "бик яхшы" билгесенә бәяләнде. Мәк-тәптә эшләүчеләр, укучылар эвакуациягә әзер, тәртип, хәрәкәт юнәлеше һәм җыелу урыны билгеләнгән иде. Эвакуация планына бәйле рәвештә, ишекләр хәрәкәт юнәлешендә ачылды, балалар тиз арада чыгарылды һәм планда каралган урында тупланды. Янгын сүндерүчеләр дә хезмәткәрләр тарафыннан вакытында чакыртылды.
Мондый чаралар бик мөһим. Алар, чыннан да, янгын чыккан очракта югалып калулар булмасын һәм барысы да оператив, оешкан төстә үткәрелсен өчен уздырыла. Практикада бинадан эвакуацияләнү схемасын ныгытырга ярдәм итә. Шунысы да бар, әлеге процесста катнашкан балалар кагыйдәләрне, сөйләм инструктажларына караганда, күпкә яхшырак истә калдыралар.