Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Яхшы гадәт – күркәм холык

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау дәресләре һәм чаралары системалы рәвештә үткәрелеп килә. Күптән түгел булып узган шундый дәрестә сүз яхшы гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында барды. Балалар тәмәке тартуның, исерткечләрнең һәм наркотикларның кеше организмын ничек какшатуы һәм авыруга әйләндерүе, сәламәт яшәүнең...

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау дәресләре һәм чаралары системалы рәвештә үткәрелеп килә.

Күптән түгел булып узган шундый дәрестә сүз яхшы гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында барды. Балалар тәмәке тартуның, исерткечләрнең һәм наркотикларның кеше организмын ничек какшатуы һәм авыруга әйләндерүе, сәламәт яшәүнең өстенлекләре, дөрес туклануның әһәмияте турындагы мәгълүматларын баетты.

Яңа белемнәр ныграк үзләштерелсен өчен, очрашу уен-күнекмәләр белән белән чиратлаштырып алып барылды. "Яхшы һәм яман гадәтләр", "Файдалы һәм зарарлы нәрсәләр", "Бик кызыкканда нәфесне ничек тыярга" кебек уеннар аша материал җиңелрәк һәм ныграк үзләштерелде. "Сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре" дигән ролик карау да тәэсирле булды.

Соңыннан яшүсмерләр, әңгәмә вакытында фикер алыштылар, рәсемнәр ясап, яхшы һәм яман гадәтләргә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Фикер, әлбәттә бердәм иде: зарарлы гадәтләргә "ЮК" дияргә!

Ольга КЛЮЧНИКОВА,
тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса