Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Актуаль тема

Яңа программаларга тотынырга вакыт

Татарстанда 1 816,5 мең квадрат метр мәйданда торак (еллык планның 75,7 проценты) тапшырылган. 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул турыда хәбәр итте.

Әлфия МОСТАФИНА.
Министр барлыгы 14 программа буенча эшнең үтәлешенә хисап тотты һәм 2015 елгы программаларга әзерләнү эшенең барышы турында мәгълүматлар бирде. Чыгышының ахырында муниципалитетларга башкарылган эшләр буенча КС-2 документларын әзерләп тапшыру эшен активлаштырырга кушты. Бөгелмә муниципаль районында 2014 ел программалары буенча КС-2 формасын тапшыру 81,5 процент тәшкил итә. Республика буенча уртача күрсәткеч - 75,5 процент.
2015 елгы программаларга (барлыгы 26) килгәндә, киләсе ел объектлары өчен җир әзерләү, техник шартларны раслау, конкурслар оештыру, дәүләт килешүе төзү кебек эшләр бара. Мәсәлән, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, 2015 елгы исемлеккә 331 ятим теркәлгән. Бу максатларга РФ бюджетыннан - 86,6 миллион сум, ТРдан 269,8 миллион сум акча (барлыгы 356 421,4 миллион сум) бүлеп бирү каралган. Икенче бер мөһим программа - Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту. Киләсе елда 415 ветеранны тораклы итү планлаштырыла. Моның өчен Россия Федерациясе 472,5 миллион сум акча бирергә ниятли. Финанслау РФ Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның ноябрендә расланачак.
Универсаль спорт мәйданчыклары төзү 2015 елда да дәвам итәчәк һәм, булганнарына өстәп, муниципаль берәмлекләрдәге ишегалларында тагын 162 объект сафка бастырылачак. Бу эшләр өчен ТР бюджетыннан 343,4 миллион сум акча бүлү каралган.
Илдар Халиков киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча 2014 елгы программаны ел ахырына кадәр үтәүгә юнәлтте. "Балалар яңа елны үз фатирларында каршыласын өчен эшләрне тизрәк төгәлләргә кирәк", - диде ул.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, киңәшмәне йомгаклап: "КС-2 формаларын тапшыру күләме республиканың уртача күрсәткеченнән шактый югары булса да, бу эшне тизләтү зарур, чөнки вакыт аз калып бара", - диде һәм 2015 ел программаларын әзерләүдә авыл җирлеге башлыкларын активлык күрсәтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса