Яңа елга – матур җырлар белән
Әйдәгез, дуслар, Яңа елны матур җырлар белән башлап җибәрик! Тыныч яшик, матур яшик, сөенеп яшик!
Елның иң күркәм һәм күңелле бәйрәме – Яңа ел уңаеннан Бөгелмә мәдәният учакларында, шул исәптән Татар мәдәният үзәгендә дә бик күп матур чаралар узды. Ә бәйрәмнәр әле төгәлләнмәде – алда “Иске Яңа ел” көтә. Шул уңайдан Татар мәдәният үзәге артистлары, тамашачысына тагын бер бүләк тәкъдим итә: 13 гыйнвар көнне сәгать 4тә анда “Яңа елда – яңа җыр” дигән концерт булачак. Концерт программасында Бөгелмә, Баулы, Түбән Кама районнарыннан җыр осталары катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа