Яңа ел күчтәнәчләре
Тиздән, нәкъ 23 көннән - Яңа 2018 нче ел аяк басачак. Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка ашуын олысы да, кечесе дә өметләнеп көтә. "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең укучылары өчен берсеннән-берсе үзенчәлекле бәйгеләр башлап җибәрде. Кыш бабайдан бүләк "Бөгелмә авазы" Кыш бабае укучыларыбызның берсенең хыялын тормышка ашырачак (машина, фатир, яисә башка...
Тиздән, нәкъ 23 көннән - Яңа 2018 нче ел аяк басачак. Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка ашуын олысы да, кечесе дә өметләнеп көтә. "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең укучылары өчен берсеннән-берсе үзенчәлекле бәйгеләр башлап җибәрде.
Кыш бабайдан бүләк
"Бөгелмә авазы" Кыш бабае укучыларыбызның берсенең хыялын тормышка ашырачак (машина, фатир, яисә башка төрле зур матди хыял турында сүз бармый, әлбәттә). Катнашучының ничә яшьтә булуы роль уйнамый. Үзегезнең хыялыгыз турында безгә хат юллагыз. Иң оригиналь хат авторының хыялын безнең Кыш бабабыз Яңа ел алдыннан, яисә аннан соң тормышка ашырачак. Хатлар 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Аларны К.Маркс урамы, 32 нче йорт адресына, яисә газетабызның lai-ru@yandex.ru электрон почтасына юллагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа