7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яңа ел күчтәнәчләре
Тиздән, нәкъ 23 көннән - Яңа 2018 нче ел аяк басачак. Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка ашуын олысы да, кечесе дә өметләнеп көтә. "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең укучылары өчен берсеннән-берсе үзенчәлекле бәйгеләр башлап җибәрде. Кыш бабайдан бүләк "Бөгелмә авазы" Кыш бабае укучыларыбызның берсенең хыялын тормышка ашырачак (машина, фатир, яисә башка...
-
Кыз туганчы бала табачак!
Бразилиядә яшәүче фермер Иренеу Круз һәм аның хатыны Джукселейда Сильва беренче сабыйларын көткәндә ире - малайларына, ә хатыны кызларына исем бирәчәк дип сүз куешканнар, дип яза Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы. Өйләнешкәннәренә менә инде 20 ел үткән, ә хатынының әле бер тапкыр да баласына исем кушканы юк, чөнки аларның 13 малайлары...
-
Кош теле рецепты
Йомырка сытып күпертәләр дә, сөт, тоз өстәп, он салып катырак итеп камыр басалар һәм 1,5 мм калынлыгында җәяләр, һәр җәемне башта - тасмасыман, аннары кыек шакмаклап кисәләр. Аларны кайнап торган сары майда кызартмыйча гына пешереп алалар, шикәр оны сибеп вазаларда, табынга чыгаралар. Он 600г, 6 йомырка, сөт 120г, тоз 2,5г,...
-
Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин
Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында. Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында - Саха (Якутия) Республикасы,...
-
ТР Президенты татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәклеге хакында белдерде
Республика лидеры сүзләренчә, беренче чиратта, татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш. (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарлар үз туган телләрен активрак кулланырга тиеш, бүген татар телен укытуда тагын да нәтиҗәлерәк методика кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында журналистларга шулай дип белдерде. «Телне өйрәнергә теләгән...
-
Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров #Подписка бүләк ит акциясендә катнашты
Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров безнең районда #Подписка бүләк ит акциясенә старт бирде! Кадерле укучыларыбыз, районыбызда чыгып килүче бердәнбер татар газетасын саклап калу өчен сез кирәк. Язылу компаниясенең кызган чагы. 10 декабрьгә кадәр "Бөгелмә авазы" газетасына почта бүлекләре аша ташламалы бәядән язылып кала аласыз. Ярты ел дәвамында атнасына ике мәртәбә...
-
Эчкечелек галәмәтләре
Бөгелмә шәһәр судында күптән түгел каралган тагын бер эш тә хөкем ителүченең исерек хәлдә кылган гамәлләренә бәйле. Гражданин А. саксызлык нәтиҗәсендә кеше үтерүдә гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе, 1 нче өлеше нигезендә). Агымдагы елның октябрь аенда исерек хәлдәге А. тулай торак идәнендә шулай ук исерек хәлдә йоклап яткан...
-
Хуҗасыз биналар да яна
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы баш идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хуҗасыз корылмаларда (биналарда) булган янгыннарга анализ ясады. Агымдагы елның узган ун аенда андый бина-корылмаларда 65 янгын очрагы теркәлгән, аларда 7 кешенең гомере өзелгән. - Мондый афәтне кисәтү максатында, җирле үзидарә органнары аша иясез биналарны...
-
Шомафилар ышандыра белгән
29 ноябрь көнне кичке якта Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 35 яшьлек ханым мошенниклар тозагына эләккәнен әйтеп, гариза язган. Зыян күргән ханым сүзләренә караганда, ул 27 ноябрь көнне "Интернет"тагы социаль челтәрләрнең берсендә үз битенә кергәч, кредит бирүләре турында белдерү күрә. Күрсәтелгән ташлама буенча сайтка керә һәм кредит бирү шартлары белән таныша....
-
Эчкечелек галәмәтләре
Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять кылуда - саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә аның үлеменә китереп җиткерер дәрәҗәдә куркыныч зыян китерүдә гаепләнүче гражданин В.ның эше каралды. Агымдагы елның сентябрь аенда исерек хәлдәге В. бер йортның квартирындагы йокы бүлмәсендә, кайчандыр үзенең кул сәгатен урлаган...
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
"Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде. "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Владимир Путин Россия Федерациясе...
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады
Бүгенге гади булмаган шартларда без барыбыз да берләшергә һәм илнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез, дип белдерде ТР Президенты. (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Без гади булмаган шартларда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр. "Мондый гади булмаган вәзгыятьтә без барыбыз...