Яшел чыршы, балкып торчы!..
Яңа ел бәйрәме - балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күңелле чор ул. Һәр йортта диярлек урман сылулары - чыршылар бизәлә. Өмет тулы шатлыклы мизгелләр хәсрәтле көннәргә әверелмәсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала. Ә ул кагыйдәләр бик гади.
Юрий ХРЕБЕТ,
Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.
- Чыршыны бары тик заводларда эшләнгән, янгын куркынычсызлыгы сертификаты булган төзек электр гирляндалары белән генә бизәргә кирәк. Яктырткыч электр челтәрен көчәнешне киметү трансформаторыннан башка гына файдаланганда, чыршыда бер-бер артлы кабына торган 12 В.ка кадәр көчәнешле лампочкалар эленгән гирляндалар гына кулланыла ала, яктырткычлар- ның куәте 25 Вт.тан артып китәргә тиеш түгел.
- Чыршы куелган бүлмәдә, бәйрәм чаралары уза торган залларда бенгаль шәмнәре яндыру, дугалы прожекторлар, пиротехника әйберләре, фейерверклар куллану, ут чыгу куркынычы булган башка чаралар белән эш итү тыела.
- Тәрәзәләрендә рәшәткәләре ябык булган биналарда бәйрәм чаралары оештырырга ярамый. Күмәкләп җыелу урыннарында, кимендә, ике ишек - чыгу юлы булырга тиеш.
- Бина-бүлмәләрдә кешеләр саны нормада каралган тиешле саннан артык күп булырга тиеш түгел.
- Спектакль, яисә тамаша барганда залда яктылыкны бөтенләй сүндереп куярга ярамый.
Хөрмәтле әти-әниләр! Шушы гади генә кагыйдәләрне онытмагыз, кышкы каникул вакытларында да аларны төгәл үтәгез, балаларыгызга игътибарлы булыгыз!
Бәйрәмнәрегез имин узсын, Яңа 2012 елда бары тик бәхетле булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа