Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Вакыт җитте – алмаштыр!

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга сезон алышынганда юлларда аеруча сак булырга кирәклеген искә төшерә. Һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә (яңгырлар ешайды, беренче кар күренде, җир туңуга бара), Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләргә тизлек режимын дөрес сайлауга, дистанцияне саклап кына хәрәкәт итәргә, кискен манёврлардан сакланырга кирәклеген искә төшереп, мөрәҗәгать итә. Транспорт чарасы,...

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга сезон алышынганда юлларда аеруча сак булырга кирәклеген искә төшерә.

Һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә (яңгырлар ешайды, беренче кар күренде, җир туңуга бара), Дәүләт автоинспекциясе транспорт йөртүчеләргә тизлек режимын дөрес сайлауга, дистанцияне саклап кына хәрәкәт итәргә, кискен манёврлардан сакланырга кирәклеген искә төшереп, мөрәҗәгать итә. Транспорт чарасы, көтелмәгән хәл килеп туган очракта, юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калу өчен идарә итү мөмкин булган дәрәҗәдәге тизлек белән хәрәкәт итәргә тиеш.

Автомобилистлар юлда җәяүлеләр күренгән чакта аеруча игътибарлы булсыннар иде. Моның өчен һава шартлары начарланганда җәяүлеләрнең тирә-юньне күзәтү аралыгы тарая төшүне дә онытмаска кирәк: капюшон кигәндә, зонт тотканда, мәсәлән.

ДАИ хезмәткәрләре шулай ук көчле салкыннар килеп җиткәнне көтеп тормастан, җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырып куярга киңәш итә, чөнки каты суыклар башланганда, кагыйдә буларак, сервис оешмаларына зур чират тезелә.

Көннәр суыта башлагач, җәйге тәгәрмәчләрдә йөрү бигрәк тә куркынычка әйләнә, чөнки карлы-бозлы юлда аның "эләгү-эләктерү" куәте калмый, машинаның шуышып китүе, рульнең "буйсынмый башлавы" ихтимал. Махсус күнекмәсе, бай тәҗрибәсе булмаган кешегә андый хәлдән арыну шактый ук кыен ул. Шуңа күрә без транспорт хуҗаларының үзләренә дә психологик яктан әзерләнергә - машинаны идарә итүдә "кышкы стиль"гә күчәргә, ягъни юлларда бигрәк тә сак йөререгә киңәш итәбез. Бу бигрәк руль артына яңарак кына утырган, машина йөртү тәҗрибәсе җитәрлек булмаган кешеләргә кагыла.

Көз һәм кыш айларында җәяүлеләр дә юлларда бик игътибарлды булсын, сак йөрсен иде. Көн кыска, караңгы тиз төшә, ә яңгыр, томан, кар яву кебек табигать күренешләре юлларда күз күремен тагын да кыскарта, авырлаштыра. Шуңа күрә җәяүлеләрнең өс киемнәрендә яктылыкны чагылдыра торган элементлар булырга тиеш. Хәтта шул очракта да олы юл буйлап түгел, ә җәяүлеләр юлыннан гына йөрергә кирәк.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы,

полиция өлкән лейтенанты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса